Россия Банкы гражданнарны финанс мошенникларыннан яклау буенча гамәлдәге законнарны ка-милләштерүдә актив катнаша.

2025 елда берничә мөһим яңалык үз көченә керде. Аларның ничек эшләвен тикшерербез. Кредитлар һәм заемнар бирүгә үз-үзеңне тыю 2025 елның 1 мартыннан барлык теләүчеләр кредитлар һәм займнар бирүгә үз-үзен тыюны билгели ала. Ул кешеләрнең шәхси мәгълүматларын урлаган һәм законсыз рәвештә кредитлар һәм займнар рәсмиләштергән мошенниклардан сакланырга ярдәм итә. 
Үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан саклау өчен тагын бер мөмкинлек бар - «икенче кул» сервисы. Бу нәрсә дигән сүз? Банк операцияләрен контрольдә тотуны хәзер туганыңа яки дустыңа ышанып тапшырырга мөмкин. Якын кешеләрнең, әгәр алар шикле булып күренсә, акча күчерүләрне расларга яки кире кагарга хокукы булачак. Механизм күчерүләргә, шул исәптән банк карталарын кулланып, тиз түләүләр системасы аша күчерүләргә һәм акчаларны алуга кагыла. Шул ук вакытта кеше ярдәмчесе үзе белән бергә нинди операцияләрне тикшерәчәген үзе сайлый. Мөһим момент - ярдәмченең исәп-хисапка керү мөмкинлеге һәм аның буенча мөстәкыйль опе-рацияләргә хокукы булмаячак. Мондый чара мошенниклардан аеруча зәгыйфь гражданнарны, беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләрне якларга мөмкинлек бирәчәк. Сервис шулай ук яшүсмерләрнең кү-черүләренә ата-аналар контролен көчәйтергә ярдәм итәчәк, алар еш кына дропперлык схемаларына җә-леп ителәләр (җинаять юлы белән алынган акчаларны чыгару һәм кулга алу), барлык мөмкин булган тискәре нәтиҗәләрне аңламыйча. 
Сервис болайрак эшли: операцияне раслау яисә кире кагу өчен хәбәр ителгәннән соң 12 сәгать бирелә; сервисны тоташтыруны клиент үзе генә тәкъдим итә ала; хезмәтне тоташтыру ысулын һәр банк мөстәкыйль билгели; әгәр клиент хезмәт күр-сәтүдән баш тартса, банк аны 24 сәгать эчендә сүндерәчәк. Мондый вакытлы тәнәфес мошенниклар йогынтысында «икенче кул» сервисын сүн-дерү куркынычын киметү өчен кирәк. Куллану кредитлары һәм заемнары буенча «суыну чоры.» 
2025 елның 1 сентябреннән 50 меңнән 200 мең сумга кадәр кредит яки займ буенча акчаны тиешле килешүгә кул куйганнан соң 4 сәгать узгач алырга мөмкин. Әгәр сумма бу бусагадан артса, акчалар 48 сәгатьтән дә иртәрәк күчерелмәячәк. Бу вакыт эчендә кеше, әгәр мошенниклар йогынтысында булса, куркынычларны үлчи һәм үз карарын үзгәртә алачак. Заемщикның шул чоры вакытында туганнары, якыннары белән киңәшергә, аңына килергә өлгерүе ихтимал; финанс нәтиҗәләреннән башка кулланучылар кредиты яки займ алудан баш тартырга мөмкин. Моның өчен банкка яки МФЦга баш тарту турында килешүдә күрсәтелгән ысул белән хәбәр итәргә кирәк.

 


Н.ХӘЛИЛ әзерләде