Предприятиеләргә һөнәри юнәлеш экскурсияләре
Мәгариф системасында элек-электән күпсанлы һөнәрләр белән таныштыруга һәм үсеп килүче буынга һөнәр сайлау-да ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар системасы эшләп килә. Предприятиегә экскурсия- балаларны җитештерү һәм һөнәрләр нигезләре белән таныштыруның иң нәтиҗәле формаларының берсе.
Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе укучылары, укытучылары җитәкчелегендә, Латышовка авылы хөрмәтле һәм мактаулы фермер-җитәкче Рушан Зариф улы Поташов авыл хуҗалыгы предприятиесенә мавыктыргыч һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясен алып барды. Өлкән сыйныф укучылары заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштылар һәм аграр тармактагы эш турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Рушан Зариф улының эчтәлекле һәм мавыктыргыч экскурсиясе өчен рәхмәтләрен белдергән укучылар киләчәктә зур корабларга утырып халкыбызны ипи белән тәэмин итү профессиясе турында уйланып таралыштылар.
Сөйләгәнне тынлаганчы бер күрү артыграк, диләр бездә картлар.
Профориентацион проект кысаларында Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе өлкән сыйныф укучылары, мәктәп директоры Надия Харис кызы Заликова үзе- нең завучы Эльвера Хәмзә кызы Ахметова, шулай ук Татар Тавла төп мәктәбе укучылары, мәктәп завучы Рима Хәмзә кызы Ряхмятуллова белән чын сабын заводында – «Экотавла»да булганнар.
Сабын заводына бару- хуш исләр, табигый ингредиентлар һәм иҗат дөньясына чуму. Укучылар башта сабын ясау тарихы белән танышканнар, сабын ясау процессын үз күзләребез белән күргәннәр, аннары хуш исле сувенир булдырып, уникаль проектны булдырган Айдар Фаиль улы Шафеев белән Радик Раиль улы Аксянов мастер-классында катнашканнар.
Экскурсиядә катнашучылар әлеге авыр, игелекле хезмәтләре өчен аерым рәхмәтләрен белдереп, сабын ясау процессы белән танышулыры өчен шат булып киләчәк турында уйлануларын белдерделәр: сабын ясаучылар кебек кешеләр башкаларга өмет бирә, андый кешеләр башкаларны көчлерәк һәм игелеклерәк итә. Хуш исле маҗара: сабын заводында бер көн - киләчәккә билет.
Айдар Фаиль улы Шафеев очрашу турында: «Бу безнең беренче тәҗрибәбез иде, һәм, дөресен генә әйткәндә, бераз дулкынландык. Ләкин егетләр шулкадәр кызыксынучан һәм актив булып чыктылар - барысы да бик яхшы узды!
Табигый сабынның ничек әзер-ләнүен - ингредиентларны катнаштырудан алып әзер бруска кадәр сөйләдек һәм күрсәттек. Эш башлау тарихы - барысы да нәрсәдән башлануы, беренче үрнәкләр һәм бүгенге нәтиҗәләребезгә ничек килүебез белән уртаклаштык. Сабын төрү буенча зур булмаган мастер-класс уздырдык - һәркем үзен эштә сынап карый алды һәм нәтиҗәлә-рен үзләре белән алып киттеләр. Мәктәп администрациясенә һәм укытучыларга ышанычлары, оештырулары һәм җылы кабул итүләре өчен, ә балаларга җанлы кызыксынулары һәм елмаюлары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә дә безнең кебек үк кызык булгандыр дип өметләнәбез. Мондый очрашулар эшебезне күңелле дәвам итәргә рухландыра.»
Наилә НАСЫРОВА














