Әлеге тантана 2026 елның 9 маенда үтте.
Җиңү көне алдыннан Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 8 маенда Саранск халыкара аэропортына Советлар Союзы Герое, очучы Михаил Девятаев исемен бирү турындагы Указга кул куйды. Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган документ текстында әйтелә.  «Саранск халыкара аэропортына М.П.Девятаев исемен бирергә», - диелә Указ текстында. Указ имзаланган көннән үз көченә керә, дип билгеләп үтелә. 
Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале, ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр, чит ил бүләкләре иясе Мордовия Республикасының Мактаулы гражданы, шулай ук Казанының мактаулы гражданы Михаил Петрович Девятаев якташыбыз белән горурланабыз, чөнки Михаил Девятаев 1917 елның 8 июлендә Мордовиянең Торбеево авылында крестьян гаиләсендә 13 нче бала буларак туган. Торбеевода Михаил Девятаев музее эшли.
Бөек Ватан сугышы вакытында, 1944 елның июлендә Девятаев Польша территориясендә бәреп төшерелә һәм әсирлеккә эләгә. Шул вакыт эчендә Михаил Пет-рович дүрт концлагерь аша үтә. 1945 елның 8 февралендә, Узедом утравының Пенемюнде полигонында немец концентрацион лагеренда булганда, мөһим стратегик ракета эшләнмәләре белән шөгыльләнгән яшерен фашистлар базасыннан Heinkel He 111 немец самолеты-бомбардировщигында качкан. Яшерен объектларның урнашу урыны турындагы һәм барлык мәгълүматларны Михаил Петрович совет командованиесенә җибәрә. Моннан тыш, урланган самолетта белгечләргә тапшырылган өр-яңа фәнни җиһазлар булган. Ул космик тармак, ракета төзелеше белән шөгыльләнгән Россия конструкторларына һәм тикшеренүчеләренә шактый ярдәм иткән. 
Геройның гаиләсе турында. 1942 елның 29 ноябрендә Михаил Петрович Девятаев белән Фәүзия Хайрулла кызы Муратова ир белән хатын булалар. Бергәләп бер кыз бер малай тәрбияләп үстерәләр. 
Михаил Петрович Девятаев 2002 елның 24 ноябрендә Казанда 86 яшендә вафат була.