Татар Ымызында Җинү көне
2026 елның 9 маенда Кочкурово районы Татар Ымызы (Тат.-Умыс)авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81-еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.
Мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта сугыш еллары җырлары яңгырады, алар истәлек һәм рәхмәт хисләре тудырды.
Җы-елганнар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Катнашучыларга мәдәният йорты мөдире Альфия Фәрит кызы Надрова, хезмәт ветераннары Заһидя Абдулла кызы Шабайкина, Румия Али кызы Таирова, авыл китапханәчесе Гельися Равил кызы Сайдяшова җылы сүзләр белән халыкка мөрәҗәгать иттеләр.
Митингтан соң барлык катнашу-чылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Көн Мордовское Давыдово – Качелай - Татар Ымызы маршруты буенча автойөрү белән тәмамланды.













