Ломатта «Хәтер бакчасы»
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2019 елдан алып үткәрелеп килә. Мордовиянең һәрбер почмагында шундый бакчалар үсә; быел да бакчалар утыртылды. Дубенка районы Ломат авылында да «Хәтер бакчасы»н Кадрия Ибрагим кызы белән улы Рашид Фатхиевлар утырткан.
Әлеге бакчаны Бөек җиңүнең 70-еллыгында багышлап Кадрия Ибрагим кызы улы Рашид белән 2015 елда урманнан алып килгән каен, чыршы үсентеләрен Семипалат урамына каршы җирдә утыртканнар. Ә 2025 елларда, Җиңүнең 80-еллыгына тагы каен-чыршылар өстиләр. Алар утыртып кына калмыйлар, су сибеп, сынган ботакларын чистартып торалар. Рафик Ахать улы Муракаев паркның тирә-ягын чаба.
Бөек Ватан сугышында һәләк булып сугыш кырларында калган һәм дә ул сугыштан кайтып килгән авылдашларына мәңгелек истәлек булып бакчадагы агачлар шаулашып, күзләрне шатландырып, җанга рәхәт тудырып, әрвахларыбызны сагынып, яфракларын назлы җәй җилендә җилфердәтеп, мәңге үссеннәр иде...













