Саранскида парламентаризм дәресе узды
Быел Мордовия парламен-таризмның 31 еллыгын билгеләп үтә. Истәлекле дата алдыннан РМ Дәүләт Җыелышында Саранск дәүләт сәнәгать-икътисад көллияте студентлары өчен парламентаризм дәресе узды.
Мордовия Дәүләт Җыелышы (Госсобрание) рәисе урынбасары Наталья Долматова балаларга төбәк тарихы белән тыгыз бәйләнгән Мордовия парламенты тарихы, Дәүләт Җыелышының төзелеше, парламент фракцияләре турында сөйләде.
Ул закон чыгару эшчәнлеге процессында иҗтимагый институтлар белән ничек хезмәттәшлек итүләрен аңлатты.
- Бүген Закон чыгаручылар өчен өстенлек - ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү. Соңгы вакытта депутатлар без-нең геройларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән тулы бер законнар пакеты кабул итте.
Тагын бер мөһим юнәлеш балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә бәйле законнар булды, - дип билгеләде Наталья Владимировна.
Мордовия Республикасы Дәү-ләт Җыены Рәисе урынбасары ассызыклаганча, Мордовия һәм Россиянең киләчәге - күп балалы гаилә.
Мордовиядә илдә аналоглары булмаган балалы гаиләләргә ярдәм итү чарасы эшли башлады. Хәзер гаиләдә бала туганда, сатып алу хокукы белән түләүсез торак биреләчәк. Бу агымдагы елның 1 ноябреннән 2027 елның 1 ноябренә кадәр дөньяга килгән нәниләрнең ата-аналарына кагылачак. Мондый хокуктан бюджет хезмәткәрләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр файдалана алачак.
Мордовия Дәүләт Җыелышы каршындагы Яшьләр парламенты җитәкчесе урынбасары Сергей Терешкин студентларга төбәк парламентының яшьләр белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Безнең төбәкнең Яшьләр парламентының мөһим үзенчәлеге - аңа закон чыгару инициативасы хокукы бирү. Ул Мордовия яшьләренең үз хокукларыннан актив файдалануын искәртте. Республикада патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия турында төбәк законы эшләнде һәм кабул ителде. Өлкән коллегалар каравына «Юридик затлар исемнәрендә «Мордовия Республикасы», «Мордовия» рәсми атамаларын куллану тәртибе турында» («О порядке использования в наименованиях юридических лиц официальных наименований «Республика Мордовия», «Мордовия») закон проектын кертергә тәкъдим ителде.
Викторина парламентаризм дәресенең кызыклы этабы булды. Саранск дәүләт сәнәгать-икътисад көллияте студентлары барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар.















