Быел күп кенә әдәбият, иҗат кешеләренең юбилейлары. Шуңа без мәдәният битендә юбилярларыбызны искә алабыз. Белгәнебезчә, апрельдә Габдулла Тукаебызга 140 ел иде, 1 майда танылган совет һәм Россия педагогы, хөрмәтле якташыбыз Мирза Мәхмүтовның тууына 100 ел тулуын билгеләп үттек. Ә бүген Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның тууына 18 майда 100 ел тулу уңаеннан аның тормышы һәм иҗаты турында сөйлибез. Танылган җырчы 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районы Кече Шәйморза күп балалы гаиләдә туып үсә. Кечкенәдән җырларга ярата. Мәктәптә укыганда төрле сәнгать чараларында актив катнаша. Ул 1943 елда сугышка алына, ил чигендә хезмәт итә. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда Хәрби җыр һәм бию ансамбленә билгеләнә.
1950 елда ул Магнитогорск шә-һәрендә училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы мастер таныклыгын ала һәм шахтада эшли башлый. Ләкин җырга, сәхнәгә булган мәхәббәт аны Магнитогорскида эшләп килүче татар драма түгәрәгенә китерә, концертлар оештыруны башлап йөри. «Шунда рәхәтләнеп җырладым, бәхетемә ирештем кебек тоелды, - дип искә ала Габдулла Рәхимкулов. – Аннары минем җырчы булып китүемә сөекле җырчыбыз Рәшит Ваһаповның да өлеше зур. Аның бригадасы берничә мәртәбә Магнитогорскига концертлар белән килде. 1954 елда Казанга кайткач, Габдулла Рәхимкулов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында солист буларак үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Бераздан ул эстрада бүлегенә күчеп, үзенең концерт төркемен оештыра.
1961 елда ул Казахстанда эшләргә чакыру ала, анда бер ел эшләгәч, аны яңадан филармониягә чакырып алалар. Җырчы үз иҗатына бик таләпчән карый, яңа җырлар өйрәнә, онытыла башлаган татар халык көйләрен репертуарына кертә. Ул татар халык җырларын, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Исмай Шәмсетдинов, Фасил Әхмәтов, Хөснул Вәлиуллин һәм башка композиторлар иҗат иткән җырларны оста башкара. Аның репертуарында аеруча Сара Садыйкова әсәрләре киң урын ала. Композитор аларның кайберләрен нәкь аңа махсус иҗат итә: «Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз торналар», «Керфегеңә тамармын мин» - шундыйлардан.Профессиональ җырчы буларак, беренче сынауны Габдулла Рәхимкулов Татарстан тамашачылары алдында үтә, аның җитәкчелегендәге концерт бригадасы республикабыз авылларында, шәһәрләрендә бик күп концертлар бирә. 
Габдулла Рәхимкуловның тавышы республикабыздан тыш, илебезнең төрле сәхнәләрендә яңгырый. Илнең кайсы почмагында гына булмасын – Урта Азиядәме, Себер киңлекләре, Урал таулары артында урнашкан шәһәр, авыллардамы, татар һәм төрки халыклар яшәгән барлык җирләрдә дә аны үз итеп, шатланып каршы алалар. 1979 елда лаеклы ялга чыкса да, ул әле тагын унбиш ел буе үзенең концерт төркеме белән республика буйлап чыгышлар ясый. 1960-61 елларда Алма-Ата филармониясендә эшләп ала.
Габдулла Рәхимкулов гомеренең ахыргы көннәренә кадәр сәхнәдә җырлаудан туктамый. 1997 елның 9 октябрендә Габдулла Рәхимкулов йөрәк өянәгеннән үлә.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде