Краснослободск районы халкы Мордовия госсобрание җитәкчесе белән алдагы мәсьәләләр турында сөйләшкән. Күпләрне юлларның торышы борчый. Ав-томагистральләрнең аерым участокларын ремонтлау һәм район территориясендә тротуарлар төзү кирәклеге турында Евгений Бчинников, Петр Божейкин һәм Антонина Кремнева сөйләгәннәр. Бу мөрәҗәгатьләрне Владимир Чибиркин контрольгә алырга һәм гражданнар тарафыннан күрсәтелгән объектларны район администрациясенең эш планына кертергә кушты.
Шулай ук балалар уен мәй-данчыкларында тәртип урнаштыру өчен, ремонтны һәм сафтан чыккан конструкцияләрне демонтажлауны да кертеп, чаралар күреләчәк. Бобылевские Выселки авылындагы «Слобода» Спорт сарае директоры Ирина Никишова учреждениегә килүчеләрне уңайлылык өчен Ельники һәм Краснослободск арасындагы тукталышны спорт комплексына якын территориягә керү белән җәмәгать транспорты маршрутына кертергә сорады. Владимир Чибиркин билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча карарны, авария хәлләреннән һәм кешеләрнең имгәнүеннән саклану өчен, барлык куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып, кабул итәргә кирәк. Бу мәсьәлә өчен җаваплы структуралар белән фикер алышыначак. 
Мордовия Госсобрание җи-тәкчесенә шәхси проблемалары белән Краснослободскидан ике кеше мөрәҗәгать иткән: Александр Скворцов аның участогына юлны тәэмин итүне, ә Василий Рунков өйгә су бирүне җайга салуны сораган. Ике мәсьәлә буенча да Владимир Чибиркин Краснослобод районы башлыгы Иван Волков һәм Краснослободск шәһәр җирлеге администрациясе башлыгы Сергей Сенькин белән фикер алышкан, шул исәптән Александр Скворцов күрсәткән адрес буенча да. Мәсьәлә хәл ителгән. 
Нәтиҗәдә район хакимиятенә шундый йөкләмә бирелгән. 
- Гражданнарны кабул итүдәге мөрәҗәгатьләрнең күбесе һәр кешене юлларны карап тоту, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү борчый. Бу бүгенге эш кенә түгел, район җитәкчелеге һәм халкы өчен дә, депутатлар өчен дә перспективалы эш, – дип нәтиҗә ясады Мордовия Госсобрание җитәкчесе Владимир Чибиркин.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде