Адилә Китаева – «Мисс соклану»
Мордовиянең Торбеево районы мәдәният йортында ел саен үткәрелә торган «Мисс Торбеево - 2026» конкурсы узган. Катнашучылар - мәктәп һәм көллият кызлары.
Бу сезонда корона һәм «Мисс Торбеево-2026» һәм «Мисс стиль» титулы Торбеево ит һәм сөт сәнәгате колледжы студенты Мария Ароновага эләкте.
«Мисс соклану» («Мисс очарование») исеменә Жуково урта мәктәбе 11 класс укучысы Адилә Китаева лаек булды. Ул татарларның милли кыйммәтләрен тамашачысына җиткерде. Барысы өчен Адиләнең әтисе Ряшит Равил улы белән әнисе Альфия Халил кызына рәхмәт әйтәсе килә: балаларын милли рухта, туган телебезне онытмыйча тәрбияләгәннәр.
Адилә белән рәхәтләнеп үз телебездә аралаштык.
Торбеево районы Татар Юнки мәктәбе директоры Тәнзилә Әхмәт кызы Агишева укучысы «Мисс соклану» иясен булган Адилә Ряшит кызы Китаеваның әлеге мәктәптә белем алган чакларын искә төшереп сөйләде:
- Адиләбез бик тәрбияле бала булып үсте, гел бишле билгеләренә бүген дә укый, Жуково урта мәктәбен алтын медальгә тәмамларга исәбе. Ярышта да үзен бик тә сокланырлык итеп күрсәтте. Сәхнәгә гүзәл затларның һәркайсы үз тарихы һәм, билгеле булганча, үз үзенчәлеге белән тамашачысын сокландырды. Конкурста катнашучыларның интеллект тирәнлеге, дөньяга караш киңлеге, харизмалылык, мавыгулар үз көчләренә ышаныч белән ярышты. Алар оста итеп «Визит карточкаларын» күрсәттеләр; укудагы, спорттагы, иҗтимагый тормыштагы уңышлары турында сөйләделәр, яраткан хоббилары белән уртаклаштылар, хыяллар пәрдәсен ачтылар. Моннан тыш, Адиләбез татар милли костюмнарыннан алып вокаль номерларга кадәр, сәнгатьле шигырьләр уку, дәртле биюләр, оригиналь театр куелышларына кадәр төрле жанрларда осталык һәм табигый сәләтләр күрсәтте. Уңган булгач, уңган бала ул. Бик тә булдыклы.
Ярышта катнашкан кызлар Россия халык лары бердәмлеге елына багышланган кул эшләре ясаганнар. Адиләбез татар милли бизәкле киемнәргә киендереп курчак бәйләгән һәм аны ярышта лаеклы тәкъдим итте. Әйтеп китәргә кирәк, Адилә крючок белән оста курчаклар, сум калар бәйли. Ә 4нче класста укыганда ук татар милли киемнәрен өйрәнеп эзлзнү-тикшерү конференциясендә беренче урын яулый.
«Тамашачылар симпатиясе һәм Ил-һам миссы», махсус призы халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Варжеляй урта мәктәбеннән Анна Симакинага бирелде. Дракин урта гомуми белем бирү мәктәбен «Мисс обаяние» булган унынчы сыйныф укучысы Вероника Разгуляева тәкъдим итте. «Мисс артистлык» исеменә Салазгорь урта мәктәбеннән Алина Сетяева лаек булды. «Мисс элегантлык» дип Торбееоның беренче мәктәбе укучысы Анастасия Лукьянова аталды. «Мисс Грация» исеменә Торбеевоның 3 нче мәктәбеннән Дарья Каримова лаек булды.
Алар барысы да иҗат, эрудиция һәм максатчанлыкның һәр кешедә гармониядә була алуын исбатладылар. Бүләкләү тантанасы барышында конкурста катнашучыларга дипломнар, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.
Наилә НАСЫРОВА













