Мордовия матбугат йортында әлеге теманы яктырткан брифинг үтте. Регионыбыз халкына җәйге чорда төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Җәйге чорда республиканың су объектларында сәламәтлек куркынычсызлыгын һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы аеруча актуаль. Шуңа журналистлар белән РМ буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе һәм Мордовиянең урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министрлыгы вәкилләре очрашты.

Республика территориясендәге урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында Мордовия Республикасы Урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министрлыгының урманнарны сак лау, яклау һәм яңадан торгызу бүлеге җитәкчесе (начальник отдела охраны, защиты и воспроизводства лесов Министерства лесного, охотничьего хозяйства и природопользования Республики Мордовия ) Евгений Чешуин сөйләде. Ул Мордовия Республикасы Хөкүмәтенең 08.05.2026 елдагы 481 карары белән республикада 2026 елның 9 маеннан 2026 елның 30 сентябренә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелүен искәртте. 
Мордовия территориясендә янгын куркынычы сезоны дәвамында урманнарда янгын куркынычын мониторинглауның өч дәрәҗәле системасы кулланыла - бу җир өсте патруле, видеокүзәтү камералары ярдәмендә урман янгыннарын видеомониторинглау системасы һәм космик мониторинг. Агымдагы ел башыннан космик мониторинг ярдәмендә 6 термонокта (термоточка) табылган- аларның барысы да тикшерелгән һәм эшкәртелгән. 
- Мордовия Республикасының барлык төбәк Урман хуҗалыгы диспетчерлык хезмәте хәбәрләрне тәүлек буе кабул итә. Республика тер-риториясендә барлыгы 12 урман янгыннары станциясе урнашкан. 2026 елда җәлеп ителүче көчләр саны узган ел белән чагыштырганда 56% ка, янгын сүндерү чаралары - 27% ка арткан. Янгын сүндерү техникасының гомуми саны 386 берәмлек тәшкил итә,- дип билгеләп үтте Евгений Чешуин.  Урман хуҗалыгы министрлыгы, урман байлыгыбызны саклау өчен, даими рәвештә профилактик эш алып бара һәм янгынга каршы пропаганда алып бара. 
- Янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түбәндәгечә: гражданнарга - 40-50 мең сум, вазыйфаи затларга - 60-90 мең сум, юридик затларга 600-1 миллион сум тәшкил итә. Гражданнарның урманнарда булу һәм анда транспорт чаралары керү чикләүләрен бозган өчен: гражданнарга - 1 меңнән 3 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 10 меңнән 30 мең сумга кадәр; юридик затларга 50 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салына», - дип искәртте төбәк министрлыгы вәкиле. 
РМ буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе ГИМС үзәгенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекторы (Государственный инспектор по маломерным судам Центра ГИМС ГУ МЧС России по РМ) Александр Романов билгеләп үткәнчә, нәкъ менә су коену сезоны вакытында судагы барлык һәлакәтләрнең 80% тан артыгы була. Оператив мәгълүматларга караганда, агымдагы елда республика сулыкларында 4 суда бату очрагы булган инде. Дәүләт инспекторы судагы бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре арасында халыкның куркынычсызлык культурасының тү-бән булуын, җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коенуны, балаларның йөзү күнекмәләре булмавын, ата - аналарның контрольсез булуын билгеләп үтте. Балаларны, хәтта алар йөзә белсәләр дә, даими контрольдә тотарга кирәк, дип кисәтте ул. Балаларны чит кешеләргә һәм исерек кешеләргә ышанырга ярамый. 
- Балаларны йөзәргә өйрәтергә кирәк, моны беренче чиратта ата-аналар, бассейннар булган мәктәп, спорт һәм башка оешмалар эшләргә тиеш. Кечкенә балаларга сулыкларда индивидуаль коткару чаралары - җиңсәләр, жилетлар һәм башкаларны сатып алырга кирәк, - дип сөйләде Александр Романов. 
Хәзерге вакытта Мордовиядә 10 пляж теркәлгән һәм ачылган, шул исәптән 2се шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерьларында. Коткару постлары эшли торган һәм йөзә белмәүчеләр өчен сай су участоклары булган рөхсәт ителгән, җиһазландырылган урыннарда су коенырга киңәш ителә. Шулай ук төп кагыйдәләрнең берсе - исерек хәлдә коенуны тыю. Мордовиядә иминлекне тәэмин итү максатларында халык һәм бигрәк тә балалар белән профилактик эшкә зур игътибар бирелә. Су объектларында куркынычсызлык һәм балаларны йөзү буенча әзерләүне оештыру мәсьәләләре Мордовия Главасы Артём Здунов контролендә. Җәйге каникуллар башлану белән мәктәп яны лагерьларында планлы дәресләр оештырылды, барлык районнарда су объектларында ял итү урыннарындагы хәлне контрольдә тоту өчен ОМС, МЧС вәкилләре, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән торган мобиль төркемнәр эшли. «Балалар суда» акциясе кысаларында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр белән берлектә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. «
- Сулыкларда куркынычсызлык чараларын һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралуын истә тотарга кирәк. Суда куркынычсызлык билгеләре куелган урыннарда су коену» су коену тыела, су коенучыларны кече суднолардан, причаллардан һәм күперләрдән суга сикерү кисәтү яисә административ штраф салуга китерә. Шулай ук исерек хәлдә коенган өчен, балигъ булмаганнарга йөзү өчен каралмаган әйберләрне һәм чараларны куллануга юл куйган өчен, шулай ук балигъ булмаганнарны, су объектларында йөзү күнекмәләре булуга карамастан, караусыз калдырган өчен административ штраф салына, - дип ассызыклады Россиянең Мордовия буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. 
Спикерлар искә төшергәнчә, бары тик уртак көч белән генә сулыкларда һәм янгыннарда һәлакәтләр санын киметүгә ирешеп була.

 

Наилә НАСЫРОВА