Татар Пешләсендә Россия халыклары бердәмлеге елын бәйрәм иттеләр
Россия, шул исәптән Мордовиябез күп халыклар өчен уртак йорт. Анда, теләсә кайсы гаиләдәге кебек иң мөһиме – үз җиреңне хөрмәт итүдән, аңлаудан һәм уртак мәхәббәттән туа торган бердәмлек. Шундый бердәмлек Рузаевка районы Татар Пишләсе авылында да.
Әлеге авылда быел дүртенче тапкыр өч мәдәниятнең «Халыклар хәтере гадәтләр көчендә» («Память народов в силе традиций») бәйрәме узды. Быелгысы Ил Президенты игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үтте. Әйтеп китәргә кирәк, Мордовиянең төрле почмакларында шундый бәйрәмнәр үтеп килә. Мәсәлән, Темниковта Мордовия, Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Пенза, Түбән Новгород,
Рязань өлкәләре һәм илебезнең башка регионнары катнашында «Дуслык һәм туганлык – безнең байлык» регионара милли мәдәниятлар фес тивале узды.
Сүзебез төрле милләт кешеләре өчен һәрвакыт туган йорт булган Мордовиянең Рузаевка районы турында. Аның территориясендә руслар, мордвалар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре тыныч һәм тату яши. Алар үз традицияләрен кадерләп саклыйлар һәм күр-шеләренең гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карыйлар. Татар Пишләсе авылы - моның ачык
мисалы һәм бүген аның кунакчыл халкы чарада катнашучыларны рус күңеле дөньясына чумарга, мордва рухының көчен тоярга һәм татар мәдәниятенең матурлыгыннан ләззәтләнергә чакырды. Шулай итеп, Татар Пишлә мәдәният йорты (җитәкчесе – Наталья Анатольевна Чалдаева) яны территориясе ачык төсләр, төрле авазлар һәм зәвыклар калейдоскобына әверелде. Биредә төрле мәйданчыклар: БИТ-21 модель
китапханәсе; күн беләзекләр ясау, гипс сыннар буяу, мунчаладан үрү буенча мастер-класс лар; декоратив-гамәли иҗат осталарының чатырлары урнаштырылган иде. Тематик фотозоналар үзләрен оригиналь декорацияләр фонында төшерергә теләүчеләрне җәлеп итте. Актив ялны өстен күрүчеләр өчен «Чаян» («Скорпион») спорт клубы көч һәм җи-тезлек күрсә-теп, мавыктыргыч чыгыш ясадылар, ә бәләкәй кунак лар җәйге көннән ләззәтләнеп, рә-хәтләнеп атта йөрделәр. Һәм, әлбәттә, тәмлуш- калардан башка бер бәйрәм дә үтми. Чарада милли ризыкларны, кыр кухнясын татып карарга, шулай ук җирле һәм чакырылган җитештерүче-ләрнең сыйфатлы продукциясен сатып алырга мөмкин иде.
Авыл халкын һәм бәйрәм кунакларын Рузаевка районы җитәкчесе Александр Борисович Юткин котлады. Җитәкче чыгышында, милләтара мөнәсәбәтләр – Россия горурлана торган әйбер, дип ассызыклады.
- Это сплочение сказывается везде – в промышленности, экономике и других сферах,- ди Александр Борисович. - Я хочу выразить слова благодарности за ваш труд и вашу гражданскую позицию. Мы вместе с вами ремонтируем школы, детские сады, общественные пространства. Главное для нас – общее дело и хорошие люди. У любого народа есть своя изюминка, но объединяет всех одно: чтобы вы ни делали - во все вкладываете душу. Всем счастья, мира и добра!
Бу якты, иге-лекле бәйрәм-дә нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеклә-ре һәм авыл тормышына битараф бул-маганнары өчен Рузаевка районы җитәкчесе Рәхмәтләрен белдерде.
Бүләкләнүчеләр ара сында гаилә традицияләрен саклаган өчен Рәхмәт хаты күпбалалы Ду-бинниковлар гаиләсенә тап-шырылды.
Уңышлы эш-мәкәр Дубинников Руслан Рәис улы белән тәҗрибәле бухгалтер Галия Рәис кызы дүрт бала тәрбияләп үстерәләр: кызлары Диляра, Зарина, Амира һәм малайлары Карим. Күпбалалы Дубинниковлар гаиләсе эшләре нәтиҗәле ба-ра, иҗтимагый эшчән-лекләре һәм туган авыллары тормышына битараф булмаулары шатландыра.
Бәйрәмнең кульминациясе Татар Пишлә клубы һәм Рузаевка районының талантлы иҗат коллективларын бер сәхнәгә җыйган зур концерт булды. Тамашачылар янәшәдәге мәдәниятләрнең байлыгын һәм төрлелеген күрсәткән җыр-биюләр белән ләззәтләнделәр.
Татар Пишләсендә үткән өч мәдәниятнең бәйрәме – тра-дицияләрнең кешеләрне бер-ләштерә алуы, үткәннәр турында хәтерне саклап калуы һәм киләчәккә илһамландыруның искиткеч үрнәге ул. Бу чын-чынлап җылы, рухландыргыч һәм онытылмаслык вакыйга иде!
Галия Мурзенкова Татар Пешләсе авыбызда Россия бердәмлеге елына багышланган «Халыклар хәтере гадәтләр көчендә» бәйрәме бик күңелле үтте, оештыручыларга зур рәх-мәтемне белдерәм, дигән фикере белән интернет челтәрдә уртак-лашырга да өлгерде.
Наилә НАСЫРОВА
















