Мошенниклар Саранскта яшәүче хатын-кызны алдаганнар
Саранскида яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз ишегалды өчен тавыш бирү турындагы язышудан соң 1 млн 510 мең сумнан мәхрүм калган.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, хатын-кызны алтынын ломбардка тапшырырга, шулай ук танышларыннан акча алырга да күндергәннәр. Барысы да июнь башында мессенджердагы хәбәрдән башланган. Пенсионерга «Өй чаты» дип исемләнгән профиль язган һәм ишегалдын төзекләндерү өчен тавыш бирергә тәкъдим иткән. Катнашу өчен СМСтан код керткән. Шуннан соң хатын-кызга аның аккаунтына керү турында «Дәүләт хезмәтләре» логотибы белән белдерү килгән. Ул бик курыкып хәбәрдәге номерга шалтыраткан. Әңгәмәдәш үзен портал хезмәткәре дип таныштыра һәм шәхси мәгълүматлар аферистларга эләккән, дип белдерә. Аннары пенсионер хатын белән үзләрен цифрлар министрлыгы һәм Федераль казначылык белгечләре дип атаган кешеләр сөйләшә башлый. Алар аны янәсе аның исеменә ышанычнамә рәсмиләштергәннәр, ә тупланмаларны яклау өчен ашыгыч рәвештә «ячейка» га күчерергә кирәк дип ышандырганнар.
Хатын-кыз 1 млн сум алган һәм банкомат аша билгесезләргә 1 млн 10 мең сум җибәргән. Шуннан соң аңа янәсе аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән, шу ңа күрә процедураны бурычны түләмичә генә төгәлләп булмый, дип белдерәләр. Тагын акча җыю өчен Саранскида яшәүче хатын алтын бизәнү әйберләрен ломбардка тапшырган һәм танышларыннан акча алган. Биш йөз мең сум алгач, ул аны яңадан мошенникларга күчерә. Барлык күчерүләрдән соң шалтыратулар туктала. 23 июнь көнне пенсионер хатын полициягә мөрәҗәгать итә.
Эчке эшләр министрлыгында искә төшерәләр: банк, дәүләт органнары һәм «Госуслуги» порталы хезмәткәрләре акчаны «имин» счетларга күчерүне сорамыйлар. Шикле шалтыратулар вакытында сөйләшүне шундук туктатырга һәм оешманың рәсми номерын мөстәкыйль рәвештә җыярга кирәк.
















