Татарны күтәргән Апанаевларның ачы язмышы
Узган атнада язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәрри-ре Зиннур Хөснияр инициативасы белән Татарстанның Биектау районының Дөбьяз төбәгенә тарихи сәфәр оештырылды. Сәфәр барышында катнашучылар кайчандыр Апанаевлар нәселенең җәйге утары булган тарихи урынга да барды, дип яза «Татар-информ» да Камилә Билалова.
«Инкыйлабка кадәр Апанаевлар Ашыт белән Илләт елгалары кушылган җирдә бик еш булганнар, чөнки моннан Казанга бары тик 25 чакрым гына. Габдулла һәм Бәдретдин Апанаевлар - икесе дә Габделкәрим Апанаевның уллары. Без үскәндә үк бу җирләрне «алпавыт Апанаев җирләре» дип атап йөри идек, ләкин аларның кем икәнен белмәдек. Мин 3 ел элек очраклы рәвештә туган авылым Олы Бикнарат зиратында аларның кабер ташларына юлыктым. Тикшертеп, Габдулла Апанаевларның нәсел ташлары икәнен белгәч, шаккаттым», – дип сөйләде әлеге тарихи урынның ничек ачыклануы турында Зиннур Хөснияр.
Бүген нигезләре генә сакланган әлеге урын XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар зыялыларының яраткан очрашу урыны булган. Биредә Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Һади Атласи кебек күренекле шәхесләрнең булганлыгы билгеле.
Габдулла һәм Бәдретдин Апанаевлар – XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы татар җәмгыятенең иң күренекле вәкилләре. Бәдретдин Апанаев сәүдә һәм җәмәгать эш-чәнлегендә зур уңышларга ире-шә, Казанның иң бай мөселман эшмәкәрләренең берсе булып таныла. Габдулла Апанаев исә мәгърифәт, дин һәм җәмәгать эшләренә багышланган юлны сайлый, татар җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләренең берсенә әверелә.
Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова билгеләп үткәнчә, Габдулла Апанаев Малмыж өязенең Сасна авылында (хәзерге Балтач районы) туган. Ул Түнтәр мәдрәсәсендә белем ала, соңрак Бохарада һәм Төркиядә укый.
«Чит илдән кайткач, ул мәчетләр төзүгә ярдәм итә. Аның бөтен эшчәнлеге халыкка, ятимнәргә булышуга юнәлтелгән була. Ул рус телен һәм чит телләрне белмичә алга китеп булмавын яхшы аңлаган, шуңа күрә җәдитчә укыткан муллаларга һәрвакыт ярдәм иткән», – диде галимә.
Зиннур Хөснияр әйтүенчә, Габдулла Апанаев үзе дә «Нурулла» мәчетендә имам вазифасын башкарган һәм мәдрәсәдә яңа ысул белән укыта башлаган. Соңрак, шәкертләр саны арту сәбәпле, ул бүгенге Татарстан урамындагы үз йортында мәдрәсә ачкан.
«Әлеге мәдрәсәне Гаяз Исхакый белән Нәҗиб Думави тәмамлый, ә шәкертләргә белемне заманча карашлы Әхмәтһади Максуди бирә», – дип өстәде ул.
Тәэминә Биктимирова аңлатуынча, Апанаевлар нәселе Сталин репрессиясе вакытында бик күп авырлыклар күргән.
«Шул нәселдән булган Закир белән Шакир Апанаевлар да бар. Закир Апанаевны мин үзем күрдем. Бауман урамында аяк киемнәре төзәтеп утыра иде. Мәдрәсәләр ачкан, ятимнәргә, ачларга ярдәм иткән татарның байлары булалар бит алар. Белмим инде, шулкадәр изгелек эшләп тә ничек репрессияләрдән котылып кала алмагандыр. Нишләп шулай иң яхшыларга тотынганнардыр?
«Бәдретдин Апанаев 1917 елда Төркиягә китеп өлгерә. Әмма аның кызы Разыя ун елга ирегеннән мәхрүм ителә. Балаларын үзе янына җибәрү-не сорап, ул күп тапкырлар мөрәҗәгать итә, ләкин Совет хөкүмәте бик күп алтын сорый. Бәдретдин Апанаев риза була, ләкин балаларын каршы алырга Төркия портына төшкәч, аның йөрәге ярылып үлә», – дип сөйләде тарихчы.
Зиннур Хөснияр фикеренчә, Апанаевлар кебек шәхесләр XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар җәмгыятенә мәгърифәт тараткан, милли үзаңны ныгыткан һәм моның өчен үз байлыкларын кызганмаган. «Кызганыч, бүген андый шәхесләрне татар халкы бик аз белә. Тарихчылар да, әгәр ул чорда мондый кешеләр булмаган булса, татар халкы бүгенге дәрәҗәсенә ирешә алмас иде, дип әйтә», – дип ассызыклады ул.















