Кадошкино районы мәгариф алдынгылары
Илебезнең киләчәген чагылдырып, Кадошкино районының яшь талантлары иҗат һәм белем биеклекләрен яулыйлар.
Әлеге район егетләре һәм кызлары яхшы укыйлар, спорт һәм иҗтимагый эш белән актив шөгыльләнәләр.
Шундый максатчан яшьләр - Ватаныбыз киләчәге. Әле күптән түгел генә «Яшь архивист», «Киләчәк хакына үткәннәрне искә алу» республика конкурсларында, «Гаиләмдә туган телем» ачык республика компьютер презентацияләре конкурсында, «Адмирал юлы җиңүләре белән данлыклы» республика эссе һәм иншалар конкурсында, «Бөтен тормыш - Ватанга хезмәт итү» рес- публика шигырьләр конкурсында җиңүчеләре һәм призерлары - Кадошкино районы алдынгылары.
Саранскида А.С.Пушкин исе-мендәге милли китапханәдә «Яшь архивчы», «Гаиләмдә туган телем», «Киләчәк хакына үткәннәрне искә алу» конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Катнашучыларга - педагогларга, мәктәп укучыларына, архивчыларга сәламләү сүзе белән Мордовия Республикасы Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры урынбасары Н.В.Бычков мөрәҗәгатендә ярышларда катнашуның һәм яшь буынны архив документлары белән эшләүгә җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук ул «Яшь архивчы» конкурсы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләде.
Әлеге конкурс 2016 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул конкурслар исемлегенә кертелгән, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Мордовия Республикасы Главасы премиясе бирелә. Быелгы ярышта 50гә якын эш тәкъдим ителгән. Аның шартлары буенча иң күп балл җыйган беренче биш эш Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен җибәрелә, ә авторлар конкурста җиңүчеләр була. Быелгысы да шул таләпләргә җавап бирерлек итеп үткәрелде.
Кадошкино урта мәктәбе укучылары әлеге конкурста даими катнашалар. Биредә кырык елга якын педагогик эш стажлы, Россия Федерациясе һәм Мордовия Мәгариф Министрлыкларының Мактау Грамоталары белән бүләкләнгән остазлары, Кадошкино урта мәктәбе тарих укытучысы Равил Харис улы Казанбаевның роле зур. Ул укучыларын кызыксындырып уңай нәтиҗәләргә ирешергә әзерли: эшләрен алып кына бармый, җиңүгә илтә. Быел да мәктәпнең 10 «А» сыйныфыннан өч укучы - Илшат Байчурин, Дарина Мурысева һәм Дмитрий Сурдейкин иҗади һәм тирән эчтәлекле эшләре белән ярышта катнаштылар. Икенче ел рәттән Илшатның эше Мәскәүгә конкурсның Бөтенроссия этабында катнашу өчен җибәрелә. Аңа икенче урын өчен диплом тапшырылды. Дарина да призер дипломын алды. Дмитрий да начар нәтиҗә күрсәтмәгән, ләкин призерлар рәтенә кермәгәннәр.
«Гаиләмдә туган телем» респуб-лика компьютер презентацияләре конкурсында 7 «А» сыйныф укучысы Адель Капкаев катнашкан һәм 3 нче урын өчен Диплом белән бүләкләнә. Кадошкино районын мактаган укучыларга алга таба да үз-үзләрен тормышка ашыруда, уку эшчәнлегендә, иҗатта уңышларга ирешеп район данын күтәрерләр дип ышанабыз.
Наилә НАСЫРОВА














