Телефон мошенниклыгына каршы тору ысуллары турында
Телефон мошенниклыгына һәм төрле кибер-янауларга каршы тору ысуллары турында эфирда, ВКонтакте Республика Мордовия официаль паблигында Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе (Председатель Общественного совета при МВД по РМ) Алексей Ширманов сөйләде.
- Мошенниклар беренче чиратта психологияне куллана. Көтелмәгән шалтырату белән алар кешене гадәти колеядан чыгаралар һәм аны стресс халәтенә кертәләр, ул вакытта инде ул булган хәлләрне азрак тәнкыйди бәяли. Зыян күрүчегә үз-үзен тотышының яңа шартларын тагалар, бәйлелек формалаштыралар һәм аннан мөмкин булганның барысын да алу өчен элемтәдә тоталар, - ди Алексей Ширманов.
Мошенниклар корбанга янау турында хәбәр иткән һәм акчаларны «сакланган депозитларга» күчерергә киңәш иткән «куркынычсыз счетлар» белән алдауның киң танылган схемасында психология шулай ук иң мөһим роль уйный. Әгәр дә кеше телефон аша әңгәмәнең башлангыч этабында ялган хәбәргә бирешсә - мошенниклар аны алга таба көчләп «эшкәртә» башлыйлар. Куркыныч янаган персонажлар белән элемтәләрне булдырмас өчен, Алексей Ширманов билгесез номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә киңәш итә.
- Әгәр сезнең эшегез билгесез затлардан кергән шалтыратуларның чикләнмәгән саны белән бәйле булмаса, билгесез номерлардан шалтыратуларга җавап бирергә кирәкми. Билгесез номерны күрсәгез-трубканы алмагыз. Кем сезне табарга тели, башка элемтә каналлары буенча табачак, - дип киңәш итте РМ буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе.
Еш кына телефон мошенник-ларының корбаны өлкән яшьтәге кешеләр, пенсионерлар була. Мошенниклар алар белән сөйләшүдә, мәсәлән, ниндидер яңа социаль түләүләр турында сөйлиләр һәм алга таба хокукка каршы гамәлләр өчен шәхси мәгълүматлар алырга тырышалар. «Әгәр дә сез трубканы алсагыз һәм Сезнең белән ниндидер түләүләр турында сөйләшә башласагыз - дәү-ләт оешмалары хезмәткәрләренең беркайчан да алай эшләмәвен аңларга кирәк. Трубканы куегыз да рәсми номерга шалтыратыгыз. Шулай ук учреждениегә барып, шәхсән киңәшләшергә була», - дип бил-геләде Алексей Ширманов.
Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе безнең ил халкына карата төрле мошенниклык җинаятьләре дустанә булмаган илләр ягыннан тагын бер агрессия фронты булып тора, дип ышана. Сер түгел бит, шул ук Украинада Россия халкына телефон мошенниклары һөҗүмнәрен гамәлгә ашыручы тулы бер колл-үзәкләр эшли. Бик куркыныч, җинаятьчеләр дистанцион каналлар буенча яшь кешеләрне хокукка каршы гамәлләргә җәлеп итә, еш кына хәтта террорчылык характерында да. Шуңа күрә өлкәннәргә үз әбиләре һәм бабалары белән генә түгел, ә үз балалары белән дә әңгәмә алып барырга кирәк, - дип кисәтә ул.
Сак булыгыз!

















