Дубенка районы Ломат авы-лының туган як музеена Казаннан фәнни хезмәткәрләре килде. 
Кильдеев Марат белән Мансур кунакларны төбәгебезнең татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше тирән кызыксындырды. Галимнәр җирле халыкка тарихи хәтерне һәм милли гореф-гадәтләрне саклаганнары өчен рәхмәт белдергәннәр. Хөрмәт йөзеннән алар авторлык китабы һәм Татарстан эмблемасы төшерелгән сувенирлар бүләккә тапшырганнар. Кунаклар тарихи эчтәлекле очрашудан, җылы кабул итүдән канәгать булып рәхмәтләр әйтеп саубуллашканнар.

Дүртенче июльдә Мәскәүдән Салямова Луиза белән Альфия Ломат авылының музенда булганнар, аннары музей җитәкчесе Мязидә Якуб кызы Муракаева белән Ломат базары урынын караганнар, саф сулы Бәкер кизләвенә дә төшкәннәр.
Ломат авылы тарихы белән кызыксыналар, музейга киләләр.