7 июльдән 10 июльгә кадәр Мордовия Республикасында «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый – дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте тарафыннан оештырылган «Туганнар - Яратканнар» («Родные – Любимые») Бөтенроссия гаилә форумы узды.  Форум Россия халыклары бер-дәмлеге елының төп вакыйгала-рының берсенә әверелде һәм илебезнең иң мөһим аудиториясен – Россиянең барлык почмакларыннан - 89 регионнан 250 актив гаиләләрне җыйды. Бу күп балалы гаиләләр, династияләр, СВОда катнашучылар гаиләләре һәм актив яшьләр. Форум программасында мастер-класслар, дискуссияләр, танылган экспертлар белән очрашулар үтте. Әлеге Бөтенроссия чарасын ачу тантанасы федераль кунаклар катнашында «Огарев-Арена» да үтте. 
Мордовия Главасы Артём Здунов форумда катнашучыларны сәламләп, барысын да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Шулай ук ул бу бәйрәм көненең әһәмиятле вакыйгадан - СВО катнашучысы һәм «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәре төзегән Кочневларның яңа гаиләсе тууыннан башлануын ассызыклады. Төбәк җитәкчесе Ил президенты Владимир Владимирович Путинның сүзләрен искә төшерде: «Россия – гаиләләр гаиләсе ул». «Без илебезне белергә, аны гаиләләр һәм дуслык белән ныгытырга тиеш», - дип ассызыклады Мордовия Главасы. 
Россия Герое, «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе Артур Орлов үзенең чыгышында ассызыклаганча, форум «Россия - гаиләләр гаиләсе» девизы астында уза, ул безнең күпмилләтле Ватаныбызның күптөрлелеген чагылдыра. «Ата – аналар, әбиләр һәм бабайлар активлыгы нәтиҗәсендә «Туган - яратканнар» берлеге булдырылды, чөнки бүген ярдәмсез амбициоз максатларга ирешеп булмый. Безне бердәмлек берләштерә. Безнең көч - команда-да, ә «Беренчеләрнең хәрәкәте»- командалар командасы»,- ди Артур Орлов чарада катнашучыларны сәламлап.
«Росмолодежь» яшьләр эшләре Федераль агентствосы җитәкчесе урынбасары Юрий Лескин Мордовияне илдә гаилә сәясәте үзәге дип атады. «...Республикада ел әйләнәсе эшли торган Бөтенроссия яшьләр мәгариф үзәге эшли башлады, анда яшьләр сәясәте өлкәсендә белгечләр укыячак», - ди ул. 
Форумда катнашучыларны шулай ук Россия хатын-кызлар берлеге рәисе, телевидение алып баручысы, күпбала әнисе Мария Ситтель сәламләде. 
Мордовия Главасы федераль кунаклар белән бергә «Туганнар - Яратканнар» хәрәкәтенең иң актив катнашучылары белән очрашты. Очрашуда иң мөһиме - гаилә турында, аны нәрсә берләштерүе һәм ныгытуы турында сөйләштеләр. 
Мария Ситтель күп балалы әни тәҗрибәсе белән уртаклашты - аның биш баласы бар. «Иң мөһиме - бу юлда беренче адым-ны ясаудан ку-рыкмау, - диде ул. - Ә ата-аналарның төп бурычы, минемчә, балаларга православие тәрбиясе бирү. Алланың һәр балага - үз кәсебе. Ата-аналарның бурычы - ярату һәм янәшәдә булу. Һәм һәрвакыт, тормышта ни генә булмасын, әнинең догасы диңгез төбеннән тартып алачагын истә тотарга». 
Мордовия Главасы Мария Ситтель сүзләренә өстәде: «Ата-аналар ягыннан мәхәббәт, игътибар һәм шәхси үрнәк булган җирдә ныклы гаилә». Аның сүзләренчә, гаиләне уртак мәнфәгатьләр, шул исәптән спорт белән уртак шөгыльләнү ныгыта.
«...Миңа бөтен ил буйлап күп йөрергә туры килә, - дип сөйләде Артур Орлов. - Тик мин өйгә кайткач «Әти кайтты!» дигән сүзләр өчен генә яшисе килә». 
Юрий Лескин яшь гаиләдә мөнәсәбәтләр урнаштыру тәҗ-рибәсе белән уртаклашты: «Иң мөһиме - кешене ничек бар шулай кабул итү. Бу тынычлык һәм ышаныч бирә. Гаилә - ул сине яраткан һәм көткән урын». 
Очрашуда «Туганнар - Яратканнар» бергәлегенең федераль советын булдыру турында тәкъдим яңгырады.

Наилә НАСЫРОВА