Җәйнең матур чагы. Берәүләр үз табигатебезнең рәхәтен татып калырга тели, икенчеләр чит илләргә, диңгез буена юл ала. Әмма кая гына барма - сак булырга онытма.
Мордовия җирендә үзебезчә ял итәбез: табигать сукмаклары буйлап атлыйбыз, урман-кырлардан җиләкләр, гөмбәләр җыябыз – бер рәхәтлек кичерәбез. Үзебездә рәхәт дип, җәйне туган якларда уздырырга ниятләгән булсагыз, әлеге дә баягы күптәнге «дус» – талпан-клещтан сак-ланыгыз. – Кура җиләгенә дип урманга барган идек. Бөтен курыкканым – кыргый дуңгызлар, төлке-бүреләр булды. Мордовиянең төрле районнарында очраткалап торалар үзләрен дип язалар. Ботаклар шырт иткән саен берәр җәнлек чыкмасмы дип, ике күзне дүрт итеп җыйдык. Беркем очрамады үзе. Әмма күзгә күренмәгән дошман һөҗүм иткән: ирем белән икебез дә өйгә кайткач талпан таптык. Ярый кадалып өлгермәгән иде әле.
Мордовия талпаннардан иң күп зыян күргән территорияләр исем-легенә кергән. Мәгълүматларны Роспотребнадзор китерә. Лидерлар топына шулай ук Магадан өлкәсе, Төньяк Осетия, Дагыстан, Кырым һәм Камчатка крае кергән. 
Россиядә талпан тешләүләре саны югары булып кала бирә: 2026 елда табибка мөрәҗәгать итүнең 386 мең очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 21% ка түбәнрәк. Талпан энцефалитыннан прививканы 2026 елда 3,5 миллионнан артык кеше ясаган. Санитария-эпидемиология хезмәтләре махсус чаралар белән табигый зоналарны эшкәртә. 196 мең гектар җирдә эшләр башкарылган инде. Роспотребнадзорда паразитлардан саклану өчен прививка ясарга, ачык төстәге кием кияргә һәм репеллентлар кулланырга мөмкин, дип искәрттеләр. Әмма чит илләргә чыгучыларга тагы да ныграк әзерләнергә киңәш итәләр белгечләр. 
Чит илгә юлга кузгалучыларга нинди куркынычлар яный? Ялны хастаханә ятагында уздырмас өчен төп кагыйдәләрне искә төшерик. Лаеклы ялда чирләп ятмас өчен тиешле прививкаларыгызны ясатырга онытмагыз. Тропик илләргә чыгарга җыенучылар беренче чиратта шуны кайгыртырга тиеш, ди белгечләр. Никадәр кызыксагыз да, маймыллар, попугайлар һәм башка хайваннар белән фотога төшәргә, филләргә атланып йөрергә ниятләсәгез, чарасын алдан күрергә киңәш итә белгечләр. Туристларга иң еш «ияреп» кайта торган чирләр арасында беренче урындагы Денге бизгәге черкиләрдән йога. Бездә андый черкиләр юк анысы. Тропик малярия – икенче урында. Шунысы сөендерә: йогып кайткан очракта аңа бездә үрчер өчен шартлар юк. Малярия исә безнең җирлектә дә очрарга мөмкин. Аннан саклану өчен ел саен сулыкларны эшкәртәләр. Шуның нәтиҗәсендә 25 ел дәвамында маляриянең бу төре бездә бөтенләй дә теркәлмәгән. Шөкер, кергәннәре таралмый. Әмма җәй көннәрендә энтеровирус инфекциясе чәчәк ата. Әлеге инфекциянең төрләре дә, вируслары да күп. Ул һавадан да, ризыктан да, су коенганда судан да күчә. Аеруча Төркия һәм Таиландтан йоктырып кайталар. Һичшиксез, прививкалар ясатырга кирәк. Ялга барырга җыенган илдәге хәлләр белән кызыксыныгыз. Туроператорыгыз бу хакта белергә тиеш. Очар алдыннан гына түгел, прививкаларны ике атна тирәсе алдан ясатыгыз. Юлга кузгалганчы иммунитет формалашып өлгерерлек булсын. Матур яллар алда көтсен, исән-сау булыгыз!

Н.ХӘЛИЛ әзерләде