Саранскида иминият компания се хезмәткәре мошенникларга биржада акча эшләү сылтавы белән 450 мең сум күчергән. 
Мордовия эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 50 яшьлек хатын-кыз танышу сайтында ир-ат белән танышкан, ул аңа өстәмә акча эшләү мөмкинлекләре турында сөйләгән. Кызыксынып, ул аның тәкъдиме буенча финанс аналитигы белән аралашуын дәвам итә. Шәһәр кешесе телефонда кушымта урнаштырган, шуннан соң аңа җибәрелгән сылтама буенча янәсе үзенең брокерлык счетына 150 мең сум керткән. Алдагы көннәрдә хатын-кыз үз тупланмаларыннан тагын ике шундый ук күчерү ясый. Аннары ул бөтен акчасын чыгарырга булды, ләкин моның белән кыенлыклар туа. Аның кураторы ул керткән сумма табыш алу өчен артык аз һәм килешүләрне дәвам итәргә кирәк, дип хәбәр итә. Моның өчен ул кредитлар алырга тәкъдим ясый: яхшы хезмәт хакы алачак дип дәлилләп, ул аларны санаулы атналарда ябачак. Әмма хатын-кыз хезмәттәшлек итүдән баш тарткач, керткән акчаларын кире кайтаруны сорагач, элемтә өзелә һәм аннары ул аңа шалтырата алмый. 
Алдау корбаны булуын аңлап, җирле хатын полициягә мө-рәҗәгать иткән. 
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга финанс куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә уяу булырга кирәклеген искә төшерә. Үзегезнең акчаларыгызны билгесезләргә ышанып тапшырыр алдыннан, ин-тернет-ресурсларны гына түгел, ә брокер турындагы рәсми мәгълүматны һәм аның регламентын да игътибар белән өйрәнегез. 
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы халыкны тагы бер тапкыр кисәтә: сак булыгыз! Сайтлардагы мәгълуматларны тикшереп эш итегез, телефонга чит номерлардан кергән шалтыратуларга җавап кайтармагыз. Олы яшьтәгеләргә  әлеге сүзләр күбрәк кагыла: сак булыгыз, үзегезне алдарга бирмәгез.