Раис Гани улы Бадамшин 1939 елның 24 ноябрендә Рузаевка районы Татар Пишләсе авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Һөнәри казанышларга ирешү юлы Татар Пешлә мәктәбен тәмамлаганнан соң, Рузаевка РТСы каршындагы тракторчы-машинистлар курсына укырга кергәч башлана һәм шуның белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзенең киләчәгенә нигез сала. 
1958 елдан 1962 елга кадәрге чорны Раис Гани улы Совет Армиясендә хезмәт итүгә багышлый. Анда ул үзен югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм дисциплина иясе итеп күрсәтә һәм «Хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы» билгесе белән билгеләнеп үтелә. Демобилизациядән соң хезмәт юлын «Россия» колхозында шофер булып башлый, әмма белемгә омтылышы аны ташламый. Эшеннән аерылмыйча Раис Гани улы Бадамшин Горький авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм 1978 елда югары уку йортын галим-агроном белгечлеге буенча дипломны отличие белән яклап уңышлы тәмамлый. 
1972-1978 елларда Раис Гани улы комплекслы бригада бригадиры вазифасын башкара, ә аннары, 1978-1985 елларда, Рузаевка районы «Россия» колхозын баш агроном буларак җитәкли. Аның идарә итү таланты һәм эшкә тугрылыгы 1985 елда шул ук районның «Ватан өчен» колхозы идарәсе рәисе итеп сайлангач тулы күләмдә күренә башлый. Аның җитәкчелегендә кайчандыр артта калган бу хуҗалык алдынгыга әйләнә, районда гына түгел, республика күләмендә дә дан казана. Камилләшүен дәвам итеп, 1987 елдан 1992 елга кадәр Раис Гани улы Бадамшин, читтән торып, Мәскәү менеджерлар институтында агросәнәгать комплексы өлкәсендә белгечлек ала. Аның авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше күп санлы бүләкләр белән билгеләп үтелә: «Октябрь революциясе» һәм «Почет билгесе» орденнары, «Хезмәт отличиесе өчен» медальләре, ВДНХның ике алтын һәм бер көмеш медале, «Социалистик хезмәт ударнигы» һәм «Хезмәт ветераны» билгеләре, шулай ук Ленинның 100-еллыгы юбилей медале. Раис Гани улына «РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән югары исем бирелә. 
Раис Гани улы белемле, булдыклы җитәкче генә түгел, үрнәк гаилә башы да. Үзе дә туган җирен, хезмәтен яратып яши, өч баласына да Ватанына, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп олы юлга чын кешеләр булып тәрбияләп җибәрә. Хәтта Альберт улы әтисенең эшен дәвам итә.
Раис Гани улы Бадамшинның гомере 2004 елның 6 январында өзелә. Ул үзеннән соң киләчәк буынга хезмәт казанышларына бай мирас һәм үз җиренә хезмәт итү үрнәге булып кала. Хезмәт кешесен мәңге данлыйбыз. Хәтерләгәннәргә - Раис Гани улы Бадамшин исән: аның исеме һәрвакыт безнең күңелләрдә.


Наилә НАСЫРОВА әзерләде