Татар Тавласында милли мәдәният яши
Ләмберә районы Татар Тавла авыл китапханәсендә милли татар ашлары әзерләү буенча мастер-класс үткән. Чараны китапханәче Рима Фатих кызы Байгельдина алып барган. Чарада авыл һәм авылга кунакка кайткан нәни китап укучылар һәм аларның әниләре, Татар Тавла авылы администрациясе җитәкчесе урынбасары Зульфия Касим кызы Давыдова, Мәдәният йорты җитәкчесе Зухра Равил кызы Абузярова, Татар Тавла авылы хатын-кызлары җәмгыятчелеге вәкиле Венера Хәмзә кызы Алукаева катнашкан.
Мастер-класс китапханәче татар милли кухнясының үзен-чәлекләре, салма-токмачның рецепты турында сөйләү белән башланып китә. Аннары барлык катнашучылар алларына алъяпкыч ябып, башларына яулык бәйләп мастер-класска керешәләр. Олыларның сизгер җитәкчелеге астында балалар үз куллары белән камыр изеп токмач та кисәргә өйрәнәләр. Шул ук вакытта плитәдә бульон да әзерләнә һәм аңа әзерләнгән салманы салып пешерәләр. Аннары барысы да зур өстәл янына утырып тәмләп ашап та алалар. Үз кулларың белән пешерелгән ризыкны бик тәмле ашарга!
Бу беренче мастер - класс кына. Алга таба, җәйге каникуллар ахырына кадәр, август аенда, башта чигү (энә тотарга өйрәнүдән башлап), тегү өчен машинкалары да бар – машинкаларда тегү буенча тагын берничә милли татар орнаментын кулланып мастер-класслар әзерләргә ниятлибез, дип сөйләде Рима Фатих кызы Байгельдина. Көзге каникуллар вакытында да әлеге юнәлештәге эш дәвам итәчәк.
















