Ләмберәдә СВО катнашучысы Илдар Рясим улы Исякаев истәлегенә мини-футбол үткән
Ләмберә авылында СВО катнашучысы Илдар Рясим улы Исякаев истәлегенә мини-футбол буенча иптәшләр турниры узган.
Әлеге турнирны ел ярым элек хәрби биремне үтәгәндә һәлак булган сугышчының якын туганнары һәм дуслары оештырган.
Илдар Рясим улы үзе футбол белән мавыккан, шуңа күрә аның истәлеген менә шулай хөрмәтләргә карар кылганнар. Әйтеп китәргә кирәк, Исякаев Рясимнең улы Тамирлан очрашуда катнашучылар өчен кубок-ларны үзе сатып алган.
Билгеләнгән сәгатьтә Ләмберә районнан дүрт җыелма команда көч сынашырга җыелган. Нәтиҗәдә «Фурия» командасы җиңү яулаган.
















