2026 нчы елның 27 июлендә Донбассның һәлак булган балаларын искә алу чарасына Мордовиянең махсус хәрби операция - СВО ветераннары, иҗтимагый оешмалар активистлары, республика эзләү отрядлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» ндә катнашучылар, мәктәп укучылары, Саранск халкы «Донбассны яклаучылар» скверындагы часовня янында җыелды: бөтен Россия буйлап уза торган күпсанлы чараларга Мордовия дә кушылды.  27 июль - матәм һәм кайгы көне. Бу көнне бөтен Россия Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу өчен баш ия. Матәм датасы 2014 елның 27 июлендәге фаҗигале вакыйгалар истәлегенә 2022 елда билгеләнде. Ул вакытта Горловка үзәген Украина нацистлары атканнан соң тыныч халык, шул исәптән балалар һәлак булган. Һәлак булучылар арасында 10 айлык кыз Кира һәм аның әнисе Кристина Жук бар иде; ул тарихка мәңгегә «Горловская Мадонна» буларак кереп калды, ана мәхәббәте һәм кайтарып булмаслык югалту символына әверелде. 
- 27 июль - календарьдагы дата гына түгел, ул язмышларын Украина агрессиясе сызып ташлаган кешеләрне искә алу һәм кайгы көне, - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Мордовия Республикасы Главасы администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Елена Макарова. - Һәлак булган балалар инде беренче мәктәп кыңгыравын ишетмәячәк, «әни» сүзен әйтмәячәк. Безнең бурыч - аларны искә алу. Без аларны хәтерлибез, алар исән. 
- Һәр баланың иң мөһим хокукы – ул яшәргә хокук, - дип дәвам итте истәлекле акцияне РМ Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Наталья Юткина. - Яклаусыз балалардан бу хокукны тартып алганда бик авыр һәм куркыныч. Безнең часовня янына җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Ул «Тормышны саклагыз! Балаларны саклагыз! Балалар яшәргә тиеш!» дигән набатны хәтерләтә.
- Без гаепсез, яклаусыз корбаннарны - Донбасс балаларын искә алу өчен җыелдык. Аларның тормышы бик иртә өзелде, аларның хыяллары тормышка ашмады инде, - диде Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының төбәк штабы җитәк-чесе Ольга Соболева. - Әмма без аларның истәлеген хөрмәт итәбез, шуның белән дөньяны саклауның никадәр кирәклеген күрсәтәбез. Һәлак булганнарга мәңгелек хәтер!» 
- Никто из нас не мог подумать о том, что после Великой Отечественной войны, когда гитлеровские фашисты массово убивали детей в газовых камерах и сжигали их в крематориях, такая трагедия может повториться снова – уже в наше время. От ударов украинских нацистов гибнут дети, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга махсус хәрби операция ветераны, «Герои среди СВОих» программасын тәмамлаучы, Мордовия Республикасы СВО ветераннары ассоциациясе рәисе, отставкадагы полиция полковнигы Александр Асманов. - Балаларын югалткан ата-аналарның кайгысын ничек басарга? Бу мөмкин түгел. Махсус хәрби операция ветераннары читтә кала алмадылар: минем сугышчан иптәшләремнең күбесе Донбасста ниләр булганын үз күзләре белән күрделәр. Әйдәгез моны онытмыйк. Барлык һәлак булган балаларга якты истәлек.» 
Чараны оештыручылар бил-геләп үткәнчә, 2014 елдан Россиядә Украина кораллы фор-мированиеләренең хәрби агрессиясе нәтиҗәсендә 300дән артык бала һәлак булган: гаепсез корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдык. Һәлак булган балалар турында кайгы билгесе итеп Пресвятая Богородица часовнясына чәчәкләр салынды, лампадалар кабызылды һәм балалар уенчыклары куелды.

Наилә НАСЫРОВА