Алар төрле районнарда, объектларда булып халык ирешкән уңышларга шатланалар, эшлә-нелмәгән эшләрне барлап чаралар күрәләр.
Мәсәлән, гражданнарны Мордовия Дәүләт Җыены рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Наталья Долматова кабул итте. Рузаевкада яшәүче Александр Федотов күрү сәләте бозылган балалар өчен Ардатов мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр, шулай ук СВО катнашучылары балалары өчен Россия башкаласы Мәскәүгә экскурсия оештыруда ярдәм итүләрен сорады. Кабул итү барышында Наталья Долматова телефоннан Мордовиянең Ардатово-Большое Игнатово сайлау округы буенча Дәүләт җыены депутатлары Владимир Голубев һәм Владимир Кабаев белән элемтәгә керде һәм аларны куелган мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүләрен сорады. Һәм башка күптөрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар. 
Ә Мордовия Дәүләт Җыены, Госсобрание рәисе Владимир Чибиркин Ельники районы оешуга 98 ел тулуга багышланган чараларда катнашты.
Ельниклыларны Мордовия Главасы Артём Здунов һәм Дәүләт Җыелышы исеменнән Владимир Чибиркин котлап Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү яулаган һәм бүген дә хәрби бурычларын үтәп, Ватан мәнфәгатьләрен яклау- чы батырларны искә алды, районның үсеше анда яшәүчеләрнең– игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең, эш-мәкәрләрнең, укы-тучыларның һәм та-библарның, ТКХ һәм халыкка социаль хез-мәт күрсәтү хезмәт-кәрләренең көндәлек иҗади хезмәте белән тәэмин ителүен билге-ләп үтте. Владимир Чибиркин Мордовия Главасы, Госсобрание исеменнән хезмәтчәннәргә бү-ләкләр тапшырды. 
Мордовия Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин Ельники районындагы сәнәгать объектларында да булды, предприятие хезмәткәрләре белән аралашты: уңышлар һәм чишәсе эшләр бил-геләнде. Мордовия Дәүләт Җыены Рәисе Ельники районы башлыгы Юрий Бекешев һәм предприятиеләр җитәкчелеге белән җитештерүне үстерү һәм яңа эш урыннары булдыру планнары турында да фикер алышты. Район үзәгендәге иҗтимагый терри-торияләрне төзек-ләндерүгә, шул исәп-тән тротуарларга асфальт җәюгә һәм урамнарны яктыртуга да игътибар бирде.
Мордовия Госсобрание депутатлары Дубенка район төзелүнең 98 еллыгында да булып районлыларны әлеге дата белән котладылар. Район үзәгендә тантаналы чаралар узды. Чарада Мордовия Дәүләт Җыены комитетлары рәисләре Сергей Вдовин, Ринат Раимов һәм Евгений Ледяйкин катнашты. Дубенка көне программасы кысаларында алар авыл җирлекләренең казанышлары һәм халык иҗаты экспозициясе белән таныштылар, дубенкалыларны котладылар һәм район ветераннарына, хезмәт коллективлары вәкилләренә Мордовия Дәүләт Җыены бүләкләрен тапшырдылар. Эшлисе эшләрен өйрәнделәр.

Наилә НАСЫРОВА