Күңелгә тынычлык табу насыйп булды
Хаҗ кылу - ислам диненең бер шарты, күпләрнең хыялы. Әмма бу теләк белән бергә күңелләрдә бераз курку хисе дә яши: ничек ерак юлга чыгарга, хаҗ кылу ничегрәк үтә икән? Кадошкино районы Латышовка авылының «Нур» мәчете имам-хатыбы Камиль Халил улы Ахметов, кечкенә авылларның берсеннән быел хаҗга бару бәхетенә ирешкән. Шул уңайдан хаҗ кылу турында әңгәмә кордык.
Кеше үзгәреп кайта дигәннәр иде, дөрестән дә шулай, дип сүзен башлады Камиль хазрәт. Хаҗга бару бик тә авыр, җаваплы эш. Хаҗга барып кайтуымнан шатлык хисен тоям. Аллага шөкер, барлык хаҗ гамәлләрен үтәдек.
Әмма иң мөһиме шул – анда җан тынычлыгы кичерәсең. Барча халык бер генә теләк белән килгән: изге Кәгъбәтулланы күрергә, хаҗ кылырга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алырга һәм Аның алдында фарыз гамәлне үтәргә. Һәм баргач та, Аллаһы Тәгалә үзенең җиңеллеген бирә. Анда бар җирдә дә кондиционерлар эшли, ул яктан проблема юк. Яшәү шартлары зарланырлык түгел, анда гел отельләр төзелгән һәм ашау-эчү яклары да каралган - барысы да яхшы булды. Онытмыйк, берьюлы ике миллионга якын кеше хаҗ кыла. Мәккәдә, Мәдинәдә барлык кешеләр дә бер-берсенә карата кешелекле, ярдәмчел. Телне белмәү дә проблема түгел, киресенчә, бер-береңне тагын да ныграк ихтирам итәргә мәҗбүр итә. Изге җирдә хакимлек иткән атмосфераны аңлатканда, ул - Аллаһы Тәгаләгә, бер-береңә сөю һәм тынычлык, дияр идем.
Сокландырганы - динебезнең иң изге урыннарының берсе булган таулар арасына урнашкан Мәдинә шәһәрендәге (гарәпчә «Мәдинә ән-Нәби» - «Пәйгамбәр» шәһәре») Мөхәммәт пәйгамбәр галәйһиссәләмнең кабере. Әлбәт-тә, Тәваф кылганда Кәгъбатулла (ташы) тирәли 7 тапкыр әйләнеп чыгарга кирәк.
Бер хәл күңел түремә урнашты, тетрәндерде һәм аны халыкка җиткерәсе килә. Хаҗ кылучылар арасында төрле кешеләр бар. Ә мине, әтисен җилкәсенә күтәреп 15 көн буена, үзе түгел, ә әтисен хаҗ кылдырган ир-ат таң калдырды. Коляскадагы селкенә алмаган авыру әтисенә әйтеп бетергесез хөрмәт! Әти-әниләребез үлгәч түгел, ә һәр көн кадер-хөрмәт күрсәтү - ул олы тәрбия. Ярдәм йөзеннән Инсардагы картлар йортына еш йөрим. Анда алты ул тәрбияләгән ир-ат та бар. Алты улы, ә ул - картлар йортында - бу да тәрбия җимеше. Әйтеп китәргә кирәк, авыру әти-әниләрен, балаларын хаҗ кылдырган кешеләр байтак анда.
Хаҗга барып килү – сынаулар үтү дә; катлаулырагының берсе – Гарәфәгә бару, Мөздәлифә үзәнендә төн куну. Мәчеткә барган адым саен савап язылган күк хаҗга баручылар да шундый савапка ия. Хаҗи кеше дөрес ният белән чыгып киткән икән, ул өенә кайтып кергәнче, гыйбадәттә санала. Хәтта анда тотылган акча да, әйтик, ашар өчен, таксига түләсәң, садака бирсәң, барысы да Аллаһ юлында тотылган акча итеп кабул ителә.
Өйгә кайткач, еш кына шундый сорау бирәләр: «Хаҗда вафат булучылар бармы, булса - нишлиләр?» Хаҗда вафат булган кеше кыямәт көненә кадәр һәр елны хаҗ кылган кебек була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: «Кем ихрам халәтендә вафат була, ул кыямәт көнендә хаҗи хәлендә терелтеләчәк», - дигән хәдисендә. Чынлап та, хаҗ кылганда бакыйлыкка күчкәннәрне шунда ук җирлиләр дә. Быел безнең белән булган Түбән Новгород хаҗиебыз мәңгелеккә хаҗда калды. Бер кызык очракны да әйтәсе килә, шулай да була икән: бик карт бер әби (моны хаҗда сөйләделәр) якыннары хаҗ кылырга бармаска үгетләсә дә, барып анда үлергә теләгән. Әмма быел исән-сау хаҗдан кайтканда әби тагы елга тагы барачагын әйткән.
Хаҗ – ислам динендәге биш багананың берсе. Һәр мөселман кешесе үз гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга ашкына. Быел хаҗ кылып минем күңелемә дә тынычлык табу насыйп булды.
Наилә НАСЫРОВА














