Мошенниклардан сакланырга кирәк
Россия Банкы хәбәр иткәнчә, икенче квартал эчендә банклар мошенникларның акча урларга 17,5 миллион омтылышын кире каккан. Бу 1,9 триллион сум диярлек.
Беренче квартал белән чагыштырганда, сан буенча да, булдырылмаган мошенниклык операцияләре күләме буенча да күрсәткечләр үсеше 4% тан артып китте. Апрель-июньдә җинаятьчеләр 458,7 мең мошенниклык операциясе башкара алган, бу беренче квартал белән чагыштырганда 7,5% ка кимрәк.
Банк клиентларының югалту-ларының гомуми суммасы аз гына кимегән һәм 7,4 миллиард сумнан да кимрәк тәшкил иткән. Шул ук вакытта юридик затларга һөҗүмнәрнең югары интенсивлыгы сакланып калган, шуңа бәйле рәвештә югалтуларның гомуми күләмендә урланган акчалар өлеше квартал элегрәк 7,8% ка каршы 11,3% ка кадәр арткан.
Икенче кварталда банклар мошенниклардан зыян күргән клиентларга кайтарган акчалар өлеше 7% ка (514,6 миллион сум) кадәр арткан. Бу вакыт эчендә Россия Банкы 4,6 мең мошенник сайт һәм социаль челтәрләрдәге битләрне блоклау инициативасы белән чыкты, шулай ук элемтә операторларына җинаятьчеләр кулланган 7,8 мең телефон номеры турында мәгълүмат җибәрде.
Россия паспортында нинди тамгалар булырга тиеш?
Россия гражданы паспортында яшәү урыны буенча теркәлү һәм хәрби бурычка мөнәсәбәт турында тамгалар булырга тиеш. Бу хакта РИА Новостига юрист, Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Иван Курбаков сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, Россия законнарында паспортта булырга тиешле тамгаларның гомуми саны билгеләнмәгән. Мәҗбүри рәвештә паспортка гражданинны яшәү урыны буенча теркәү һәм теркәү исәбеннән төшерү турында, шулай ук тиешле яшькә җиткән гражданнарның хәрби бурычка мөнәсәбәте турында мәгълүмат кертелә. Гражданин теләге буенча паспортта никахны теркәү яки өзү, 14 яшькә кадәрге Россия гражданнары булган балалар, элек бирелгән паспортлар, шулай ук Россия территориясеннән читтә шәхесне раслаучы төп документлар турында тамгалар куелырга мөмкин.
Юрист билгеләп үткәнчә, кеше берничә тапкыр никахлашкан яки аерылышкан, яшәү урынын үзгәрткән, берничә паспорт алган яисә аның берничә балигъ булмаган баласы булган очракта, паспортта бер үк төрдәге берничә тамга булырга мөмкин.















