Мордовиядә 2026 елгы урып - җыю кампаниясе бара
Мордовия Республикасында урып-җыю эшләре сезоны актив бара-игенчеләр югары темплар һәм тотрыклы уңыш күрсәтәләр.
Мордовия иген басуларыннан барлыгы 449 мең гектардан уңыш җыеп аласы бар. Күрсәткечләр буенча Кочкурово районы алда бара, анда уңдырышлылык буенча гектардан 60,1 центнер ашлык суктырылган.
Уңдырышлылык (ц/га) Атюрьево районында - 56,6; Инсар районында - 55,3; Большое Игнатовода - 34,2; Кадошкино һәм Теньгуш районнарында да гектарыннан 50 центнердан артык күрсәткеч күзәтелә. Хәзерге вакыт-та иң түбән нәтиҗә Большое Игнатово районында теркәлгән -34,2 ц/га. Белгечләр фаразлавынча, һава шартлары уңай булганда, төбәк җитештерүнең зур күләмнәренә ирешә алачак: 1 млн 755 мең тоннага якын ашлык, 1 млн 25 мең тонна шикәр чөгендере, шулай ук 169 мең тонна майлы культуралар һәм 90 мең тонна яшелчә.
Урып-җыю кампаниясен уңышлы уздыруда АПКның техник әзерлеге мөһим фактор булып кала: республиканың машина-трактор паркында бер мең 150 артык ашлык җыю комбайны (әзерлеге - 98 %), шулай ук азык җыю, чөгендер һәм бәрәңге җыю техникасы эшли. Урып-җыю темпларына эре агрохолдинглар зур өлеш кертә - «Хорошее дело», «Талина» һәм «МАПО» компанияләре төркемнәре предприятиеләрендә төбәкнең барлык ашлык җыю комбайннары паркының яртысы диярлек эшли. Ягулык белән тәэмин итү турында әйтергә кирәк: агымдагы запаслар август һәм сентябрь айларында кыр эшләрен ышанычлы алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю сентябрьнең беренче декадасында, ә майлы культураларны җыю айның өченче декадасында тәмамланыр дип планлаштыралар.
Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов үткәр-гән киңәшмәсендә аграрийларның оешканлыгын һәм агросәнәгать комплексының барлык звенолары да бергәләп эш-ләвен билгеләп үтте, ирешелгән нәтиҗәләр - механизаторлардан алып хуҗалык җитәкчеләренә кадәр меңләгән белгечләрнең җаваплы хезмәте нәтиҗәсе, дип ассызыклады.















