Икенче августта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен «Россия тимер юллары»ның барлык хез-мәткәрләре билгеләп үтте. Шул уңайдан тимер юллар һәм алар-ның эшчеләре турында язабыз.
Дөньяның күп кенә почмагына билгеле булган, Бөек Ватан сугышында тыл белән фронтны тоташтырган, якташ язучыбыз Шәриф Камал тимер юлны төзүдә катнашкан Самара идарәсенә кергән Рузаевка тимер юл станциясе. Ул 1891 елда Мәскәү белән Казанны тимер юл юлын тоташтыру проекты тәкъдим ителә. 1893 елның 1 сентябрендә Сасоводан Рузаевкага кадәр даими хәрәкәт ачыла. 1895 елда Рузаевкада тимер юл вокзалы төзелә. Башкарылган эш күләме буенча Рузаевка вокзалы II класска карый. Бүген А.П.Байкузов исемендәге тимер юл-сәнәгать техникумында тимер юл хез-мәткәрләре әзерләп киләләр. Алар арасында Рамир Рәшит улы Асаинов 4 курс студенты да бар. Ә  сүзебез шул яшьләрнең белем дәрәҗәсен тикшерүче, әхлакый тәрбия бирүче Мордовиянең «Атказанган транспорт хезмәткәре», II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале иясе Рузаевка тимер юл хезмәткәре Мансур Фәрит улы Асаинов турында. Гомеренең 20 елын поезд машинисты булып хезмәт иткән Мансур Фәрит улы Асаинов 2015нче елдан Рузаевка экплуатацион локомотив депосы эреләнгән колонналарның пилот системасы буенча эшли. Шуннан бирле маневр һәм хуҗалык хәрәкәте колоннасы җитәкчесе Мансур Фәрит улы Асаинов 200 якын машинист өчен бердәнбер остаз һәм укытучы. Асылда депо начальнигыннан соң икенче кеше.
Депода алты колонна һәм алар-ның алты җитәкчесе бар. Поезд һәм маневр эше машинистларының хезмәтен һәм һөнәри әзерлеген бары тик инспектор-машинистлар гына тикшерә. Ә Мансур Фәрит улы колоннасы үзенчәлекле. «Тә-гәрмәчләрдә ышанычлылык һәм куркынычсызлык булдыручы тулы бер батальон», – дип шаярта элеккеге артиллерист. Ул машинист ярдәмчесе һөнәрен армиядә хезмәт иткәнче үк ала. Гражданкага кайткач ук  тагы тимер юлда эшли башлый. Ә бер елдан соң инде обкатка узып, локомотивның уң канаты артына баса. 
- Поезд хәрәкәтендә магистраль машинист булып 20 ел хезмәт куйдым, аннары депода, аннары ху-җалык хәрәкәтенә күчтем, ярты ел маневр хәрәкәтендә эшләдем», – дип сөйли ул. - 2008 елда тепловозникларда машинист-инструкторны алыштырырга вакыт җитте, ә беркем дә бу вазыйфага бармый. Эш җаваплы, һәркем ризалашмый. Соралдылар – ризалаштым: бүген машинаст-инструктор булып эшләвемә 18 ел, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.
Яңа билгеләнүдән ул курыкмый, үз эшенә бөтен җаваплылыгы белән тотына. Һәм менә нәтиҗә. Соңгы җиде ел дәвамында Мансур Асаинов җитәкчелегендәге колонна вагоннарны формалаштыру һәм тарату, пассажир поездларын очкындыру һәм прицепкалау, поездларны график буенча җибәрү буенча бер генә уңайсыз вакыйгага юл куймый. Ә 2015 елда маневр хәрәкәтен оптимальләштерү планы 120% ка үтәлгән. Һәрнәрсәдә осталык кирәк. Мансур Фәрит улы Асаинов колоннасында хәрәкәт куркынычсызлыгы культурасы югары дәрәҗәгә күтәрелгән. Колонна хезмәткәрләре хәрәкәт куркынычсызлыгына китерергә мөм-кин булган хокук бозуны ачык лап килә. Ул юлларда светодиодлы светофорлар барлыкка килсен өчен көрәшә: «Безнең өчен - эштә уңайлы, ә юл өчен - электр энергиясен экономияләү», - ди ул. Мансур Фәрит улы Асаиновның тырыш хезмәтен җитәкчеләре күреп ала һәм бер-бер артлы лаеклы олы бүләкләр белән бүләкләнә: ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе транспорт Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә; транспорт өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мордовия Республикасының «Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була; II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнә.Эштә дә, гаилә дә тәртип аның. Тормыш иптәше Наҗия Шәүкәт кызы белән, милли традицияләрне онытмыйча, ике матур кыз тәрбияләп үстерәләр. Рузаевканың 17 урта мәктәбен медальгә һәм университетны кызыл дипломга тәмамлаган Альбиналары Саранск башкалабызның транспорт компанияләренең бер-сендә юрист булып хезмәт итә. Шулай ук уңган, белемле Сабиналары Казан консерваториясенең икенче курсына с отличием билгеләре белән күчә. Бүген Асаиновлар гаиләсен Ильдар онык-лары сөендереп тора. Киләчәктә Мансур бабакае төсле, бәлкем, ул да тимер юллар остасы булыр.


Наилә НАСЫРОВА