Киң колачлы Темников бәйрәме үтте
2026 елның 8 августында Темников үзенең туган көнен аеруча зур колач белән каршылады - шәһәргә 490 ел тулды, ә Темников муниципаль районына - 98.
Бәйрәм чын-чынлап халыкчан булды. Шәһәр халкы һәм кунаклар үзәк мәйданга бу көннең шатлыгын уртаклашырга, данлы үткәннәрне искә төшерергә һәм киләчәккә өмет белән карарга руслар, мукшылар, татарлар һәм башка милләт вәкилләре җыелдылар. Мокша елгасының яңартылган яр буе ачылды. Үзәк мәйданда җылы сүзләр һәм чын күңелдән котлаулар яңгырады. Халыкка сәламләү сүзе белән Мордовия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гришакин мөрәҗәгать итте. Ә рәсми өлешнең кульминациясе Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы рәисе Владимир Чибиркин, Темников муниципаль районы җи-тәкчесе Олег Родайкин һәм Темников шәһәр җирлеге җитәкчесе Дмитрий Игонов үткәргән бүләкләү тантанасы булды. Бу көнне намуслы хезмәтләре һәм игелекле гамәлләре белән районны ныгытуга ярдәм итүчеләргә, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына Мордовия Главасы Артём Алексеевич Здунов бүләкләре тапшырылды.
Рәсми өлештән соң бәйрәм концерты булды. Адайдан «Агидел» ансамбленнән Гульфия Акбулатова һәм Венера Дашкина да активлар рәтендә булдылар. Кунаклар өчен рус, мукшы, татар этно-хуҗалыклары эшләде - биредә Мордовия халыкларының гореф-гадәтләренә кагылырга, сыйлардан авыз итәргә һәм төбәкнең мәдәнияте турында күбрәк белергә мөмкин иде. Тарханлылар, Митрал халкы да татар мәдәниятына багышланган мәдәни йорт, милли традицияләр үрнәкләрен халыкка җиткерде. Иң активлар арасында Зульфия Реуф кызы Муратова белән Венера Рашит кызы Ялышева булдылар. Гастрономия фес-тивалендә катнашып татар халык аш-суларыннан авыз итәргә, милли татар мөһитенә чумарга мөмкинлек бар иде. Венера Рашит кызы (фотода) кызыксынучыларга татар өендә татар чәе турында да сөйләде.













