Күп балалы Байчуриннарның төп гаилә кыйммәтләре
Эш – кешенең көзгесе. Хезмәт кешене бизи. Әлеге сүзләргә дәлил иттереп Кадошкино бистәсендәге Байчуриннарның күп балалы гаи-ләсен атарга мөмкин. Алар эшли дә, ял да итә беләләр. Әлеге генә лаеклы ялдан кайттылар да җиң сызганып эшкә керештеләр. Әйтеп китәргә кирәк, Байчуриннарның төп гаилә кыйммәтләре дә «Мордовиядә яшәргә һәм эшләргә», «Әни, әти, мин - спорт гаиләсе» һәм башкалары белән тасвирларга мөмкин.
Бүген укучыларга үз үрнәгендә кече Ватаныбызда, алар очрагында туган Кадошкино бистәсендә яшәргә, эшләргә һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкин икәнлеген күрсәткән бу искиткеч спорт гаиләсе турында сөйләрбез.
Наталья Викторовна һәм Руслан Халил улы «Мир цветов» җәмгыятчелегендә эшлиләр: уңган ир хатыны - чәчәк үстерүчеләр бригадиры, ә гаилә башы - баш инженер. Гомере буе КЭТЗ ның мактаулы слесарь-ремонтнигы булып хезмәт иткән Халил Закир улы белән шул ук заводның хөрмәтле штамповщигы, эретап ябыштыручысы (сварщица) Эльвира Абдуллай кызы гаиләсендә икенче бала (бүген Кадошкино «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт итүче апасы Рима Халил кызы) Руслан Халил улы туа. Ул мәктәпне тәмамлагач, Н.П.Огарев исемендәге МГУда инженер-төзүче профессиясен ала. Хезмәт юлын Руслан Халил улы төзелеш фирмасында башлый, ә 2006нчы елны, беренчеләр рәтендә, «Мир цветов»ка чәчәкләр үстерергә килә. Яңа урында аңа җаваплы баш инженер вазыйфасын ышанып тапшыралар. Тиздән ул үзен грамоталы, эшен яхшы белүче белгеч итеп күрсәтә. 2022 елда чәчәк үстерүче булып аның хатыны да эшли башлый. Наталья Викторовнага эшнең мәгънәсен белгән кешеләр ярдәм иткән һәм тиз арада чәчәкләрнең һәр сортын, ә алар теплица комплексында иллегә якын, аларны утырту, бөкләү, пасынковать итү, үсентеләр булдыруны үзләштерә. Тырышлыгы юкка югалмаган: Наталья Байчуринаны үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклаучы чәчәк үрчетүчеләр бригадиры итеп билгеләгәннәр. Наталья Викторовнага эшен башлаганда ярдәм итсәләр, ә хәзер яшьләргә үзе ярдәм итә.
Россиянең күп кенә төбәк-ләренә җибәрелә торган чә-чәкләрдә хезмәт һәм тырышлык өлеше булуы Руслан Халил улы белән Наталья Викторовнага шатлык китерә. Рәхәтләнеп Мордовиядә яшиләр һәм эш-лиләр, балаларын тәрбиялиләр. Хезмәт көненнән соң алар өйләренә ашыгалар, чөнки анда күп балалы әти-әниләрен өч кыз көтә. Альмиралары көзен Кадошкино урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфына укырга бара. Ул район Мәдәният йортында бию белән шөгыльләнә. Төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша. Бу аңа яхшы укырга һәм әти-әнисен уңышлары белән сөендерергә комачауламый. Алсуга 10 яшь. Ул да апасы белән биергә йөри. Моннан тыш, Алсу баскетбол белән дә актив шөгыльләнә. Мордовия чемпионы булган җирле команда составында ярышларда катнаша. Сеңелләрнең иң кечесе Камилага 8 яшь. Ул спорттан да читтә калмый, рәсем ясау белән дә мавыга. Байчуриннар өчен сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт - мавыгу түгел, ә ихлас шогыль. Шуңа күрә Мордовиядә агымдагы елны республика Главасы Артём Алексеевич Здуновның Сәламәтлек елы
дип игълан итүе турындагы хәбәрне алар шатлык белән каршы алалар. Июньдә «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе. Мордовия» чираттагы спорт конкурсында Байчуриннар гаиләсе Кадошкино районнының данын яклый һәм рухи көч, бердәмлек, җиңүгә ышаныч күрсәтәләр. Проект нәтиҗәләре буенча Байчуриннар командасы мактаулы 2 урынны яулый һәм ярымфиналга чыга. Ә май аенда агрохолдингтан Байчуриннар Кадошкино районы оешмалары, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында «Милли олимпия уеннары» чарасында катнашып беренче урынны яулыйлар. Аларның гаилә «копилка»сында спорт тормышында катнашулары өчен грамоталар, кубоклар, Рәхмәт хатлары шактый. Байчуриннар - чын спорт гаиләсе.Ата-аналардан спортка мәхәббәт кызларына да күчкән, аларның эзләре буенча рәхәтләнеп баралар.
Моннан берничә ел элек Байчуриннар бис-тәдә уңайлы йорт салганнар. Авыл хуҗалыгы программасында катнашу һәм ул вакытта Руслан Хәлил улының «Мир цветов» җәмгыятчелегендә эшләве нәтиҗәсендә гаиләгә тө-зелешкә субсидия бирелә. Икенче һәм өченче кызын тудыру өчен алынган Ана капиталы да уңайлы торак булдырырга ярдәм иткән.
Гаиләдә балаларны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Ата-ана үрнәгеннән илһамланган кызлар уңышлар күр-сәтәләр. Наталья Викторовна кызларына кыенлыкларны җиңәргә һәм яңа үрләргә ирешергә ярдәм итсә, Руслан Хәлил улы аларга спортта да, тормышта да кирәкле команда рухы һәм үҗәтлек сыйфатлары тәрбияли. Гомумән, ирле - хатынлы Байчуриннар - оптимистлар. Алар куелган максатка ышанырга һәм үҗәтләнеп барырга кирәк дип саныйлар.
Наилә НАСЫРОВА
















