Мордовия делегациясен респуб-лика Главасы, партиянең төбәк бүлеге секретаре Артём Здунов җитәкләде. Шул исәптән Госсобрание җитәкчесе Владимир Чибиркин, аның урынбасарлары Сергей  Вдовин һәм Наталья Долматова «Бердәм Россия»нең XXIII съездының икенче этабында катнаштылар. Залда СВО геройлары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, сенаторлар, төбәк башлыклары, экспертлар бар иде.  Съездда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итә. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер күп нәрсә ил гражданнарының бердәмлегенә, Россия солдатлары һәм офицерларының батырлыгына, Җиңүгә өлеш кертү өчен үз урынында намуслы хезмәт итүче һәркемгә бәйле. «Без бер халык һәм бергә Ватаныбыз өчен көрәшәчәкбез, аның мәнфәгатьләрен яклаячакбыз», – дип ассызыклады Владимир Путин. 
Съездда «Бердәм Россия»нең Халык программасы кабул ителде. Аның структурасын Ватан алдында торган җиде чакыру билгеләде: демография, кадрлар, төбәк үсеше, икътисад, технологияләр, Россиянең кыйммәтле һәм мәдәни үзенчәлеген саклау, илнең иминлеге. 
Мордовия Госсобрание җитәкчесе Владимир Чибиркин «Бердәм Рос-сия» нең XXIII съездында кабул ителгән Халык программасы турында фикере белән уртаклашып болай ди: «Мордовия Госсобрание депутатлары Халык программасын кабул итүне хуплады.
Халык программасында гражданнарны борчыган барлык мәсь-әләләрне бердәмлектә, Ватан язмышы өчен үз җаваплылыгын аңлап Россия халкы хәл итәчәк. Мордовиядә яшәүчеләр Программага киләчәктә инфраструктура үсеше һәм куркынычсызлык, СВО катнашучыларына һәм ветераннарына, балалы гаиләләргә ярдәм итү белән бәйле тәкъдимнәрен актив рәвештә кертте. Бу норматив базаны камилләштерүне таләп итәчәк; зур йөкләнеш закон чыгаручыларга төшәчәк. Алда депутатларның эшләре күп, әмма үткән ел тәҗрибәсе шуны күрсәтте: ха-кимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм иҗтимагый струк-тураларның тыгыз хезмәттәш-леге нәтиҗәсендә без Мордовия Главасының Госсобраниегә Юлламасы бурычларын тулысынча хәл итүне тәэмин итәбез. Яңа парламент циклы чорында республика актив үсешен дәвам итәчәк дип әйтергә ныклы нигез бар. Моңа Халык программасы ярдәм итәчәк. 
Безнең уртак максатыбыз - барлык мәсьәләләрне җиңеп чыгу, гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү».

Наилә НАСЫРОВА әзерләде