Ромоданово бистәсенең В.П.Фи-латов исемендәге мәдәният һәм ял паркында «ВкусФест» район милләтара милли ашлар фестивале узды. 
Мордовия Республикасы Главасы Артём Здунов исеменнән чарада катнашучыларны РМ финанс министры урынбасары Евгений Зинченко котлады.  Сәхнәдән якташларына шулай ук Ромоданово районы җитәкчесе Сергей Ведяшкин мөрәҗәгать итте. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм туган як үсешенә керткән зур өлешләре өчен район халкы Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр белән бүләкләнде. Сергей Ведяшкин билгеләп үткәнчә, фес-тиваль район территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм традицион ашларын популярлаштыру, шулай ук милләтара элемтәләрне ныгыту максатында үткәрелә. 
Фестиваль кунаклары «чәй», «балык» һәм «бал» ишегалларында булды. Төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән район мәдәният һәм ял паркы үзәгендә урнашкан «милли утарларда» танышырга мөмкин иде. Сувенир продукциясе күргәзмә-сатуы үзенчәлекле һәм заманча бизәлеше белән аерылып торды: һәркем үзе өчен истәлеккә сувенир тапты. 
2026 нчы ел безнең илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. «ВкусФест- 2026» фестивале Ромоданово районының күпмилләтле гаиләсенең бердәмлеген күр-сәтте. Бәйрәм кысаларында Алтары авылы үзешчәннәренең татар халык лирик җырлары, Трофимовщина авылы ансамбленең рус көйләре, Ромоданово җырчылары башкаруында мордваларның күп-тавышлылыгы яңгырады. 
Фестивальдә Ромоданово рай-онының барлык авыл җирлекләре вәкилләре, декоратив-гамәли иҗат осталары,  районның күп кенә оешмалары, предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре катнашты. Һәр катнашучы конкурска кулинария әйберләрен тәкъдим ит-те. Умарта балы, балык, гөмбә ашамлыклары, икмәк-күмәч әй-берләренең зур ассортиментын күрдек, шулай ук чәйдән дегустация булды. Кунаклар үзләренә ошаган кулинария эшләнмәләренең рецептларын да ала алдылар.Чара кысаларында «Костюмнар парады» узды һәм концерт программасы да тәкъдим ителде. Фестивальнең иң яшь кунаклары өчен аттракционнар, аквагрим эшләде, шулай ук фотозоналар оештырылган иде. Кыскасы, «ВкусФест» милли ашлар фестивале матур үтте.