СВО ветеранының өен «Акыллы йорт» системасына җайлаштырганнар
Мордовиядә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды СВО ветеранының торагын «Акыллы йорт» системасына җайлаштырган.
Мордовия Республикасында «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиа-лы авыр яраланган яклаучы өчен торакны югары технологияле адаптацияләү проектын гамәлгә ашырды.
Атяшево районында яшәүче Виктор Суглин СВО уздыру зонасына 2023 елның августында үз теләге белән киткән. Авдеевка шәһәре янында ул дрон атакасы нәтиҗәсендә авыр яралана, ике аягын да югалта. Күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ветеран Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Өйгә кайткач, Виктор Госфон-дының социаль координаторы Елена Жданкинага персональ озату-сопровождениесенә кергән. Аның сүзләренә караганда, алган җәрәхәтләренә карамастан, ветеран актив тормыш рәвеше алып бара: ул дайвинг, йөзү, ат һәм тау чаңгысы спорты белән уңышлы шөгыльләнә. Берничә тапкыр «Ватанны саклаучылар кубогы» ярышларында да катнашкан.
Дәүләт фонды чаралары хисабына, комплекслы ярдәм кысаларында, Виктор Суглин кул белән идарә ителә торган яңа «Москвич 3» автомобиле, заманча спорт протезлары һәм адаптив кием комплекты белән тәэмин ителгән. Үз тәҗрибәсен балаларга тапшыру өчен алга таба үсәргә теләп, Виктор һөнәри белем алу өчен педагогия көллиятенә документларын тапшырган.
Социаль тернәкләндерүнең төп этабы - Викторның торагын заманча «Акыллы йорт» системасы белән җиһазлау. Социаль координатор ярдәмендә ветеранның фатирында махсус кухня, компьютерлы эш урыны, робот-тузан суырткыч, тәрәзәләрне дистанцион ачу системасы һәм борылмалы көзге булган.
- Кухня бик уңайлы, - ди Виктор. Мин үзем материалларны, төсне һәм дизайны; тоташ өстәл өслеге, раковинаны, индукцион плитә һәм СВЧ мичне сайладым. Аерым шатлык мөстәкыйль рә-вештә идәнне себерә һәм юа торган робот-пылесос, шулай ук телефондагы махсус кушымта аша хәтта өйдән читтә дә тәрәзәләрне ачу-ябу мөмкинлеге тудырды. Эш урынының мөһим элементы адаптив өстәл булды, аның өстәл өслегенең биеклеген шунда ук төймәләр ярдәмендә көйләргә мөмкин.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча төзелде. Аның төп максаты - СВО ветераннарын һәм геройларның гаилә әгъзаларын шәхсән озатып йөрү. Фондның белгечләре һәм социаль координаторлары яклаучыларга медицина һәм социаль реабилитация белән генә түгел, ә яңадан укытуда һәм эшкә урнашуда да ярдәм итәләр, юридик яктан булышалар, торакны инвалидлар ихтыяҗларына яраклаштыралар һәм озак вакыт өйдә карауны тәэмин итәләр. Фондны статс-секретарь – РФ оборона министры урынбасары Анна Цивилева җитәкли. Фонд филиаллары Россиянең барлык төбәкләрендә дә эшли.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде,
Фото: «Ватанны Саклаучылар» Дәүләт Фонды сайтыннан














