Яңа уку елы алдыннан «Педагог 13.ру» да республика педагогик форумы кысаларында Мордовия укытучылары «Педсовет-2026: белем бирү сыйфатын күтәрүгә курс» төп диалог мәйданчыгында 2 секция эшләде. 
Эшлекле программа үзәгендә- 2026/27 уку елында мәктәпләр эшенең гамәли аспектлары темасын Татьяна Васильевна Самсонова, «Педагог13.ру» үзәге ректоры ачты. Тагы 1 сентябрьдән үз көченә керә торган федераль белем бирү программаларындагы үзгәрешләрне җентекләп тикшерделәр; белем бирү стратегияләрен гамәлгә ашыру өчен нәшриятның заманча кораллары һәм әзер карарлар тәкъдим иттелде; Мордовия мәктәпләрендә профильле һәм һөнәри белем бирүне оештыруның уңышлы кейслары белән дә уртаклаштылар.  Секцияләр эшендә катнашучылар ГИА-2026 нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, яңа УМКлар һәм цифрлы ресурслар белән таныштылар. ЕГЭ һәм ОГЭ предмет комиссияләре рәисләре типик хаталарны профилактикалау буенча киңәшләр бирделәр. 
Мордовия педагоглары һәм туган тел, әдәбият укытучылары өчен «Мин туган тел һәм әдәбият дәресенә барам» методик практикумын «Этномәдәни белем бирү лабораториясе» мөдире Елена Михайловна Наумова җитәкләде. Практикум кысаларында «Ел укытучысы» һәм «Иң яхшы туган тел укытучысы» конкурсларында җиңүчеләр мастер-класслар уздырдылар. Алар арасында Мордовия республикасы Татар Пешлә урта мәк-тәбендә тырышып 40 ел дәвамында татар теле һәм татар әдәбияты буенча укучыларына ныклы белем бирүче Сания Спартак кызы Саляева мастер-класс бирде. Исегезгә төшерәбез: Сания Спартак кызы Саляева апрель аенда үткән Туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия конкурсында «Укытучы - остаз (наставник)» номинациясендә җиңү яулап кайтты.