Белем көне (1 сентябрь, Беренче кыңгырау) — дәүләт бәйрәме, һәр елны 1 сентябрьдә билгеләп үтелә. Белем көнендә мәктәпләрдә тантаналы чаралар, сыйныф сәгатьләре, белем, тынычлык, иминлек, батырлык темаларын яктырткан дәресләр уза. Быел да Мордовиянең һәрбер белем учагында, шул исәптән, татар мәктәпләрендә 1 сентябрьне бергәләп бәйрәм иттек. 1 сентябрь — Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәкләр һәм ак бантларның күплеге һәм, әлбәттә традицион тынычлык дәресләре. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергәннәр өчен бу аеруча да көтеп алынган көн булса, өлкәннәр өчен дә бердәй кадерле, якын ул. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Мәктәптәге белемнәр сезнең киләчәктә Мордовия һәм бөтен Россия файдасына ирешкән уңышларыгыз өчен нигез булачак. Сез рәхәтләнеп укысын өчен Мордовия мәктәпләр, көллиятләр һәм техникумнар биналары ремонтланды, сыйныфлар, лабораторияләр, спорт заллары һәм китапханәләр яңартылды һәм яңартыла. Мәктәптә укучыларның киләчәге башлана, һәм безнең уртак бурыч – аны якты һәм уңышлы итү. Барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телибез. Иң матур кеше — белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!
Яңа уку елы һәркайсыбызга бары тик яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар һәм шатлык алып килсен, иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын, хыялларыбыз тормышка ашсын. Белем бәйрәме белән! Хәерле сәгатьтә!