Мордовиянең Госсобрание Рәисе шикәр заводында булган
Мордовия Госсобрание рәисе Владимир Чибиркин Ромодан районында эш сәфәре кысаларында булган.
Мордовия Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин «Ромодановосахар» директоры, Мордовия Дәүләт Җыены депутаты Александр Атласов белән бергә, ТЭЦны реконструкцияләүнең ничек баруын караганнар.
Хәзер анда үзебезнең яңа җиһазлар урнаштыралар: бу эшнең ышанычлылыгын арттырып кына калмыйча, ахыргы продукциянең үзкыйммәтен дә киметәчәк. Заводта Владимир Чибир-кин коллектив белән дә аралашкан. Предприятие эшчәнлеге турында фикер алышканнар. Сүз шулай ук Ромодан районында якын арада хәл ителәчәк мәсьәләләр, шул исәптән төзекләндерү буенча да булган.
Мордовия Дәүләт Җыены рәи-се булган үтенечләрне һәм те-ләкләрне шәхси контрольгә алган. Әлеге предприятиядә күп кенә милләттәшләребез тырышып хезмәт итә, шул исәптән алар да теләкләрен ишеттергәннәр.
Әйтеп китәргә кирәк, «Ромодановосахар» - Идел буендагы иң эре тармак предприятиесе, җитештерү күләмнәрен арттыруны дәвам итә. Узган сезонда биредә 885 мең тоннадан артык чимал эшкәртелгән һәм 138 мең тоннадан артык шикәр җитештерелгән, ул төрле төбәкләргә экспортка чыгарыла. Үсеш дәвам итә.
Наилә НАСЫРОВА,
Фото: РМ Госсобраниесе сайтыннан















