Татар Умысында Маулид үткән
Кочкурово районы Татар Умысы-Ымызы авылында үткән җомга көнне илкүләм проект буенча капиталь ремонтланган һәм техник яктан җиһазландырылган авыл Мәдәният йортында Мәүлид ән-Нәби - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен зурлап бәйрәм иттеләр. Әлеге мөһим рухи, мәдәни һәм иҗтимагый вакыйганың инициаторы һәм төп оештыручысы Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Мордовия Республикасы буенча вәкаләтле вәкиле Рафаэль-хәзрәт Манюров булды.
Дин тотучылар өчен бу традицион бәйрәм, әһәмияте буенча ул Ураза һәм Корбан бәйрәмнәреннән генә калыша.
Бәйрәм бер мәйданчыкта төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерде. Тантанада катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар арасында Мордовиянең дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вә-килләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар җитәкчеләре, Ватанны саклау- чылар - махсус хәрби операциядә катнашучылар, күрше регионнардан, шул исәптән Татарстаннан «Алпар» этно-төркеменнән кунаклар, шулай ук дин кардәшләребез бар иде. Мәүлид программасы тирән дини, мәгърифәтчелек һәм мәдәни мәгънәгә ия иде.
Чарада Коръән укучыларны тың-ладылар. Дин әһелләре һәм профессиональ артистлар башкаруында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, шәфкатьлелеге, зирәклеге һәм югары әхлакый сыйфатларына багышланган нашидлар, традицион дастаннар һәм касыйдәләр яңгырады.
«Алпар» этно-музыкаль төркеме чыгышы бәйрәмгә аерым төсмер бирде: иҗади программа милли уен коралларында башкарылган уникаль этник музыка белән баетылды. «Алпар» этно-төркеме музыкантларының реконструкцияләнгән борынгы кыл-кубыз, думбыра, курай, кубыз, даф, танбур инструментлар аккомпанементы астында җырлаулары җые-лучылар өчен аерым бүләк булды.
Кунаклар һәм чарада катнашучылар бертавыштан бәй-рәмнең барлык дин тотучылар өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Мондый очрашулар өммәтнең эчке бердәмлеген ныгытып кына калмый, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гар-монияләштерүгә дә зур өлеш кертә. Нәтиҗәдә, Россия халыкларының бердәмлеге елында Татар Умысында үткән Мәүлид ән-Нәби бәйрәме традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрнең уртаклыгын раслады: тынычлыкта, күршелектә һәм үзара ихтирамда яшәүче төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләрен берләштерде.
Наилә НАСЫРОВА әзерләде















