Мордовиядә полиция хезмәт-кәрләре мәктәп укучылары һәм педагоглар белән мошенниклыкка каршы профилактик эш алып бара.  Информ мәгълүмат-телеком-муникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне кисәтү максатларында Мордовия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрүне дәвам итә. 
Яңа уку елы башлану белән полиция хезмәткәрләренең аерым игътибары гомуми белем бирү оешмаларына бирелә. Профилактик чаралар укучыларга да, педагогик хезмәткәрләргщ дә кагыла. Мәктәп укучылары белән очрашулар кысаларында полиция хезмәткәрләре дистанцион мошенниклыкның төп схемаларын, шикле шалтыратулар һәм хәбәрләр килгәндә эш итү тәртибен аңлаталар, шулай ук шәхси мәгълүматларны һәм банк карталары турында белешмәләрне өченче затларга тапшырырга ярамый дип кисәтәләр. Балигъ булмаганнарны хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Полиция хезмәткәрләре яшүсмерләргә банк карталарын һәм акчаларны өченче затларга тапшырган өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылык алырга мөмкин, дип аңлата. 
Педагогик хезмәткәрләр белән мошенниклык гамәлләрен башкаруның яңа ысуллары, шул исәптән белем бирү оешмалары җитәкчеләре исеменнән шалтыратулар һәм хәбәрләр керү очраклары, шулай ук ялган ата-аналар чатлары булдыру турында аңлату эшләре алып барыла. Педагогларга алынган мәгълүматны укучыларның ата-аналарына кичекмәстән җиткерү кирәклеге турында хәбәр ителә. 
Полиция хезмәткәрләре финанс куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеге турында искәртәләр: чит затларга банк карталары реквизитларын, СМС-хәбәрләрдән һәм парольләрдән кодларны хәбәр итмәскә, үзләрен банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип атаган затлар күрсәтмәсе буенча акчалата операцияләр башкармаска, килгән мәгълүматны кредит оешмаларының һәм дәүләт органнарының рәсми элемтә каналлары аша тикшерергә.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: сезгә яки якыннарыгызга карата мошенниклык белән бәйле хокуксыз гамәлләр кылынган очракта, кичекмәстән эчке эшләр территориаль органының дежур частена яки ашыгыч оператив хезмәтләрне бердәм чакыру номеры «112» буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.