«Цибайча кәбестәләр» фестивале үтте
26 сентябрьдә Темников районы Лесное Цибай авылында җиденче тапкыр үтә торган «Цибайча кәбестә» гастрономия фестивалендә Мордовия һәм башка күрше районнардан килгән кунаклар район территориясендә яшәүче халыкларның милли ризыкларын һәм эчемлекләрен дегустацияләү ярминкәсе һәм, әлбәттә, җирле осталарның сувенирлары каршы алды.
Мордваларның борынгы кәбестә кисү һәм тозлау йоласы бәйрәмнең берсенә әверелде. Бәйрәм программасы тыгыз булды: анда башка милләт халык җыр ансамбльләре белән беррәттән «Агыйдел» чыгышлары белән тамашачының күңелен күтәрделәр. Бу көнне тагы төрле такмак лар, шигырьләр, әйтемнәр яңгырады. Чарада мастер-класслар, конкурслар, приз лар, бүләкләр- балалар да, өл-кәннәр дә уеннар га һәм конкурсларга шатланып кушылдылар.
Темников райо ны татарлары әлеге бәйрәмдә активларның берсе булдылар. Мә-сәлән, Тархан, Митрял, Урей, Ишейка һәм башка авыл китапханәчеләре «Цибайча кәбестәләр» район гастрономия фестивалендә татар милли ашлары һәм татар йорты белән катнашты. Бу чынлап төрле милләтне берләштерә, бер-берсенең мәдәниятын баета торган ча-ра. Шуңа дәлил итеп Ишейкида яшәгән русслар, мукшылар, татарлар өчен хезмәт иткән китапханә җитәкчесе Татьяна Сергеевна Кузнецованың пәрәмәчләре. Ул:
- Бу фестиваль ризык турында гына түгел, традицияләр, кеше кулларының җылысы турында да. Мастер-класслар, ашамлыкларны татып карау, балалар өчен активлык, музыкаль чыгышлар бары тик җылы күңел хатирәләре генә калдырды. Мин дә бәйрәмдә катнаштым. Кырык бер ел татарлар белән Ишейки авылында тату яшибез. Үзебезнең авыл этно-йортында күрше Сания апа Еникеева өйрәткән рецепт буенча татар пәрәмәчләрен пешердем, бик тиз сатып та бетердем. Татар пәрәмәчләре биляшлардан пешерү рецепты, пешү ысулы белән аерылып тора: акмай күләме, йомыркасы һәм көнбагыш маенда көнбатыш татарларыныкыча батырып пешүе ашамлыкны тагы да тәмле итә.
Чарада пешкән кәбестә, шурпа, мордва коймагы (пачат), үлән чәе, колак, пәрәмәч... - балачак хатирәсе кебек. Бу бәйрәмне җылылык һәм мә-дәният белән уртаклашу кичәсе дип тә атарга мөмкин.
Наилә НАСЫРОВА















