Мордовиябездә олылар айлыгы старт алды
Беренче октябрьдә Мордовиядә Өлкәннәр айлыгына старт бирелде. Тиешле указны РМ Главасы Артём Здунов имзалады.
Өлкәннәр айлыгы республикада 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак һәм өлкән буын гражданнарына багышланачак. Бу көзге көннәрдә сугыш, хезмәт ветераннарына, ялгыз пенсионерларга һәм авыр тормыш хәленә эләккән өлкән яшьтәге инвалидларга аерым игътибар биреләчәк.
Республиканың барлык районнарында айлык кысаларында төрле чаралар - әдәби кичәләр, ял кичәләре, озын гомерлеләрне, юбилярларны, сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү чаралары узачак. Шулай ук әби-бабайларыбызга багышланган иҗади эшләр күргәзмәләре, конкурслар, концертлар, кино күр-сәтүләр, спорт-массакүләм чаралар, өлкәннәргә төрле ярдәм күрсәтү өчен төрле хәйрия акцияләре оештырылачак.
Беренче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне өлкән буын вәкилләре гадәти булмаган рәвештә билгеләп үтәргә булдылар. Саранскта Экопарк территориясендә скандинавия йөреше буенча шәхси беренчелек узды. Катнашуга 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар чакырылды. Призерлар һәм җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Беренчеләр рәтендә өлкән-нәргә хөрмәт күрсәтү Темников район үзәгендә һәм авылларында башланып китте. Тархан авылы өлкәннәре өчен айлык кысаларында төрле чаралар: очрашулар, концертлар, спорт ярышлары һәм башка активлыклар оештырыла. Волонтерлар һәм социаль хезмәтләр өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә аралашу, мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларга әхлакый, эмоциональ яктан ярдәм итү өчен киләләр. Мондый очрашулар олы яшьтәге кешеләр үзләрен кирәкле, яраткан итеп хис итә торган кайгыртучанлык һәм игътибар атмосферасы тудырырга ярдәм итә. Шулай, Тархан авылы олысын, Гөлсем Хөснетдин кызы Мамлееваның 90 яшьлек юбилее белән котларга Аксель авыл администрациясе (бирегә Тархан авылы керә) җитәкчесе урынбасары Ильмира Шарифҗан кызы Дулатова, клуб заведующие Нурия Шарифҗан кызы Муратова, китапханә заведующие Зульфия Рәуф кызы Муратова килгәннәр. Әңгәмә барышында юбиляр үз тормышы турында да сөйләгән.
Гөлсем Хөснетдин кызы озак еллар яшәгән Кривошееводан ире һәм ике улы белән (яшәү өчен шартлар кимегәч) Тархан авылына яшәргә күченгәннәр. Анда алар җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләгәннәр. Еллар үтә, башта ире, аннары уллары бакыйлыкка күчә.
Хәзерге вакытта ул килене Альбина Рафаэль кызы белән яши. Гөлсем Хөснетдин кызының дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Ул барлык өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң мөһим булган якыннарының кайгыртуы, игътибары һәм мәхәббәте белән әйләндереп алынган.
Шул ук районның Митрялы авылында да олыларны хөрмәтләү дәвам итә. Бүген һәрбер авыл картын күреп бүләкләр белән чәчәкләр бәйләмен Фәридә Халим кызы Ялышевага, Рәшидә Каюм кызы Утешевага, Алия Алим кызы белән Алия Хасян кызы Урусоваларга, Абидулла Зариф улы Урусовка Митрял китапханә мөдире Венера Рашит кызы Ялышева белән клуб мөдире Зәйнәб Шамиль кызы Утешева тапшырганнар.
Барлык өлкәннәргә исәнлек-сау-лык, иминлек, җан тынычлыгы, озын хәерле гомерләр телибез.
Наилә НАСЫРОВА















