Беренче октябрьдә Саранскида «Шәһәр гаилә өчен» Бөтенроссия форумы старт алды. Форумның пленар утырышы темасы гаиләгә юнәлтелгән урбанизмга: ил үсешенең яңа парадигмасына багышланган иде. Аның эшендә Мордовия Главасы, РФ Дәү-ләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссия рәисе Артём Здунов катнашты. Форум РФ Президенты йөкләмәсе буенча Президент Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә һәм РФ Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясе карары буенча үтте. 
Пленар утырыш ил Президентының Россия халкының кыйммәтләре турында әйткән сүзләреннән башланып китте: «Традицион кыйммәтләр – гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыз салган әхлакый ориентирлар. Алар безнең цивилизация һәм тәңгәллек нигезендә ята, кеше һәм гаилә тормышында терәк булып хезмәт итә, безгә чит кешенең ихтыярын тагарга тырышуга чыдам мәдәният, дөньяга караш формалаштыра. Безнең өчен мөһим кыйммәтләр – Россия халыкларының бердәмлеге, гаделлек һәм дөреслеккә бирелгәнлек, шәфкатьлелек һәм кешелеклелек, нык гаилә һәм балаларга мәхәббәт». 
Үз чыгышында Артём Здунов Саранскига форумда катнашу һәм гаилә принциплары турында фикер алышу өчен килгәннәргә рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, ил Президенты ярдәме белән оештырылган «Россиянең гаилә башкаласы» конкурсын беренче тапкыр уздыру шәһәрләрнең зур кызыксынуын күрсәтте – әзерлек сыйфаты югары булган 60 гариза килде. 
- Бүген форумда бик җитди вәкиллек бар: монда кешеләр фикерен, җәмгыятьтәге температураны өйрәнүче һәм вәзгыятьне тулысынча белүче кешеләр һәм оешмалар бар. Бу эшне без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез. Конкурсның максаты - көчле омтылышлары, һөнәри якын килүләре булган лидер шәһәрләр үрнәгендә без барыбыз да тартылырга тиеш. Алар барысын да берләштерә алсын өчен», - диде Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссия рәисе. 
Мөһим өлеш - гаиләләрдән кире элемтә. Мордовиядә, мәсәлән, шул максат белән республика Главасы каршында Гаилә советы төзелде. Артём Здунов конкурста иң актив булган субъектларны билгеләде. Болар - Приморье һәм Краснодар крае, Ханты-Манси автономияле округы, Башкортостан, Татарстан һәм Самара өлкәсе. Конкурсның эксперт советы әгъзалары заявкаларны бәяләү нәтиҗәләре буенча ун финалист шәһәрне билгеләделәр: Казан, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пенза, Рязань, Саранск, Тула, Ханты-Мансийск һәм Көньяк Сахалинск. Нәкъ менә шушы шәһәрләр Эксперт советы әгъзаларын инспекцион чыгышлар уздыру һәм шәһәрнең гаилә турында кайгырту территориясенең уңай образын ничек формалаштыруын билгеләү өчен кабул иттеләр. Барлык этап йомгаклары буенча оештыру комитеты утырышы узачак, анда нәтиҗәләр расланачак, ә 2027 елга «Россиянең гаилә башкаласы» тантаналы рәвештә игълан итү һәм биш номинациядә җиңүчеләрне бүләкләү 13 октябрьдә «Ел гаиләсе» конкурсы финалында узачак. 
«Россиянең гаилә башкаласы» - барлык катнашучы шәһәрләрне һәм Россия Федерациясенең барлык шәһәрләрен үстерү өчен иң көчле конкурс. Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга «Гаилә» юнәлеше буенча Бөтенроссия конкурсын уздыру РФ Дәүләт Советы комиссиясе инициативасын хуплавы өчен рәхмәт», - диде Мордовия Главасы. 
Форумда катнашучыларга видео-мөрәҗәгать белән РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина мөрәҗәгать итте: «Безнең тормышка «гаилә үзәклеге - семейноцентричность» төшенчәсе – гаилә тирәсендә бөтен шәһәр инфраструктурасын төзү; чираттагы сабый туу ата-аналарны күнегелгән шөгыльләрдән баш тартырга, үз тормыш рәвешләрен үзгәртергә һәм өйдә бала белән аулакта калырга мәҗбүр итми торган шартлар тудыру ышанычлы килеп керде. Ышанам ки, сезнең тәҗрибәез башка шәһәрләрнең идарә командалары өчен шәһәр мохите һәм инфраструктурасы сыйфатын яхшырту буенча яхшы үрнәк булыр, ә форум   мондый тәҗрибә белән уртаклашу, балалы гаиләләр хакына яңа карарлар эшләү өчен гамәли мәйданчык булыр.»
Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова югары уку йортларында һәм студент гаиләләре арасында гаилә үзәкләшү прин-цибының ничек эшләве турында сөйләде. РФ Иҗтимагый пала-тасының гаилә мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе, фәнни-иҗтимагый экспертиза институты генераль директоры Сергей Рыбальченко ассызыклаганча, демографик сәясәттә системалы һәм комплекслы якын килү бик мөһим, ә ул муниципаль дәрәҗәдән башка мөмкин түгел. Дәүләт Думасы депутаты, гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая (ул Россия Әниләр Советын җитәкли) иҗтимагый оешма илдә гаиләләргә ярдәм итүнең барлык чаралары турында төрле мәгълүмат җыйды, дип сөйләде. Ул: «Бу мәсьәләдә халыкның социаль грамоталылыгы бик мөһим, чөнки безнең демографик киләчәгебезнең формуласы - һәр гаиләдә +1 бала. Без шуңа омтылырга тиеш тә!» - дип нәтиҗә ясады Татьяна Буцкая. «Россия шәһәрләре союзы» корпоратив коммерциячел булмаган оешма генераль директоры Андрей Максимов узган ел ахырыннан Саранскида эшләп килүче «Гаилә шәһәр таксисы» сервисы белән сокланды. Ул ассызык лаганча, мондый хәл Мәскәүдә дә юк. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә ярдәм итү фондының генераль директоры, Россия Хезмәт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Константин Абрамов билгеләп үткәнчә, илебез халкын сораштыру күрсәткәнчә, россиялеләрнең 68%ы нык гаиләне төп кыйммәт дип саный. «Социаль проектлар» юнәлеше директоры урынбасары – Стратегик инициативалар агентлыгының гаилә һәм демография дивизионы директоры, «Россиянең гаилә башкаласы» конкурсының Эксперт советы әгъзасы Григорий Сайфуллин демографик бурычларны хәл итү өчен регионнарның зур потенциалын ассызыклады. Ул шулай ук РФ Дәүләт Советы комиссиясенә илнең барлык төбәкләрендә күп балалы гаиләләр өчен ташламалы парковка урыннары кертү турында тәкъдим кертте. 
Пленар утырыш кысаларында «Россиянең Гаилә башкаласы» конкурсы финалына чыккан шәһәрләрне һәм аларның иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдир итү дискуссияләре һәм сессияләре, мәгърифәтчелек  марафоннары һәм мастер-класслар, экскурсия программалары һәм республиканың мәдәният учрежде-ниеләрендә булуны күздә тотты. 
Форумның икенче көнендә балалар үстерәсе килгән шәһәр нинди булырга тиеш дигән сорауга фикер йөрттеләр. Телевидение, кино, реклама һәм социаль челтәрләр күп очракта гаиләнең нәрсә булуы һәм аның ни өчен мөһимлеге турында күзаллауны формалаштыра. Бу темага форумның аерым сессиясен багышладылар. Сорауларга җавап табарга ярдәм итүчеләр арасында - сессия спикеры һәм модераторы, НТМ директоры – Елена Башкирцева һәм Мария Ситтель - Россия телевидениесе алып баручысы; «ТЭФИ» премиясе лауреаты, «Россия хатын-кызлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый - дәүләт оешмасы рәисе.
Бөтенроссия форумының 3 көнендә «Цифрлы буын гадәтләре: психик сәламәтлек ресурсы буларак мәгълүмати гигиена» дигән дискуссия булды. Спикер булып Наталья Семенова, медицина фәннәре докторы, «НМИЦ ПН им. В.М.Бехтерева» Россия Сәламәтлек Саклау Министрлыгы директоры урынбасары чыгыш ясады. Дискуссия барышында цифрлы буын гадәтләренең үзенчәлекләре һәм психик сәламәтлекне саклауда мәгълүмати гигиенаның роле турында фикер алыштылар.

Наилә НАСЫРОВА