Мордовия Главасы кар десантын җитәкләде
2026 елның 1 февралендә Мордовия Главасы Артём Алексеевич Здунов кар десантын җитәкләде.
Яшьләр активистлары, Мордовия Республикасы Главасы администрациясе һәм Мордовия Республикасы Хөкүмәте, шулай ук шәһәр администрациясе хезмәткәрләре белән бергә республика Главасы Артём Алексеевич Здунов гомуми өмәгә чыкты.
Россиянең үзәк өлешендә һәм бигрәк тә Идел буе федераль округы төбәкләрендә мул явым-төшемнәр аркасында авыллардагы йортлар ишегалларында һәм шәһәр урамнарында кар катламының биеклеге бик тиз артты. Кар десанты юлындагы объектларның берсе Володарский урамындагы 1 нче номерлы хатын-кызлар консультациясе булды. Янәшәдәге тротуар, баскыч һәм килүчеләрнең шәхси транспортын кую зонасы чистартылды. Моннан тыш, янәшәдәге торак йортлар территориясендәге үтәли юллар да чистартылды. Шулай ук МГУның 5 нче корпусы бинасы янында да тәртип урнаштырылды. Бөек Ватан сугышы вакытында биредә 326 нчы укчы дивизия штабы урнашкан булган. Иҗтимагый акциягә параллель рәвештә муниципаль җирлекләр һәм район үзәкләре, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре дә кушылды. Коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләде.
Шулай кыш ныклыкка сыный. Мәскәү, Түбән Новгород, Татарстан, Ульян, Мордовия һәм башка регионнарда башта берничә көн тоташ кар, бозлы яңгыр яуды, көчле җил иде, ә атна башы белән көчле суык лар башланды. Регламентланган өс-тенлекләр нигезендә, беренче чиратта магистраль урамнар, үзәк автомобиль юллары, җәмәгать транспорты хәрәкәтенең интенсив маршрутлары, юл чатлары, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре механикалаштырылган җыештырылды. Һәр бер авылда да үзәк юлларны даими чистартып тордылар. Мәсәлән, Ләмберә районы авыллары карга каршы көрәште, Рузаевканың Татар Пешләсе карны җыештыру буенча күп көч куйды; Темников районы Митрялы, Тархан, Аксел һәм башка татар авыллары халкы, Торбеевоның Сыркыды, Татар Йөнәсе кешеләре карны чистартты; Ромоданово районы Алтар авылы, Кадошкино районы Латышовка, Большие Поляны халкы күп көч куйдылар. Большие Поляны авыл администрациясе, депутатлары Рашит Рустам улы Капкаев, Руслан Альберт улы Долотказин үз тракторларында авыл картларына, балалары СВОда булганнарның ишек алларын чистарттылар. Мордовия авыллары активистлары һәйкәлләрдә тәртип урнаштырдылар, яшьләр үз көчләре белән кө не-төне кар десанты оештырдылар. Ә беренче февральдә халкыбыз, регионыбыз Главасы белән бердәм булып, кар көрәү буенча гомуми өмәләргә-субботникларга чыктылар.
















