Акселдә халык бәйрәме үткән
Темников районы Аксель авылы мәйданында 9нчы тапкыр «Киез итек өчен» («За валенки») кышкы фестиваль узды.
Фестивальне Темников районы җитәкчесенең беренче урынбасары Валентина Овчинникова һәм Аксель авыл җирлеге башлыгы Ирина Гараева ачып җибәрделәр. Валентина Михайловна фестивальнең районда иң яраткан һәм истә калырлык вакыйгаларның берсе булуын билгеләп үтте һәм кунакларга яхшы ял һәм кәеф теләде. Ирина Алексеевна оештыручыларга тра дицияләрне саклаулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук быел бергә яшәүнең мөһим даталарын билгеләп үтүче юбиляр гаиләләрне Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
Январь аеның карлы көненә карамастан, атмосфера җылылык һәм дуслык белән тулган иде. Өч сәгать дәвамында сәхнәдән фольк лор һәм халык мотивлары ташып торды, фестивальгә килүчеләр биергә кереште һәм яраткан җырларына кушылып җырлады. Шат күңелле алып баручылар барлык теләүчеләр белән конкурслар, шулай ук спорт ярышлары үткәрде.
Әйлән - бәйлән уйнау, җы лы аралашу, халык күңел ачулары: шамакайлар, атта шуу, озын буйлы курчаклар- “Киез итекләр”, дәртле алып баручылар, шулай ук Темниково муниципаль районының “Мәдәният үзәге” баш-каручыларының халык такмаклары һәм җыр-лары җылытты.
Беренче мәртәбә киез итек дефилесы халыкны кызыксындырды. Бу көнне ярминкәдә сәүдә бик кызу барды. Һәрвакыттагыча, киез итекләргә һәм башка җылы киемнәргә – оекбашларга, бияләйләргә, башмакларга ихтыяҗ аеруча зур иде. Үз продукциясен Россиянең төрле почмакларыннан килгән осталар чыгарган. Киез итекләр теләсә нинди зәвыкка һәм сорауга тәкъдим ителде – классиклардан алып чигелгән бизәкләр һәм башка дизайнер элементларына кадәр. Аксель ярминкәсе киез итек белән генә дан тотмый. Район һәм күрше өлкәләрнең осталары агач әйберләрдән алып керамик һәм йомшак уенчыкларга кадәр бик күп сувенирлар әзерләгәннәр. Алар фонында
Темниково районыннан килгән торак пунктлар да югалып калмады, аларның палаткаларында төрле эчлектәге бәлешләрне, шулай ук башка традицион рус, мордва һәм татар ризыкларын татып карарга мөмкин иде. Сату рәтләреннән тәм-томнар, өй эшләнмәләре, сырлар, хуш исле чәйләр, шифалы бал сатып алырга, кайнар шашлык авыз итәргә мөмкин иде.
Н.ХӘЛИЛ

















