Атюрьевода Гаилә иҗаты фестивале үткән
«Атюрьево 2 нче урта мәктәбе» ндә чын бәйрәм рухы хөкем сөрде – биредә Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган Гаилә иҗаты фестивале узды. Бу вакыйга төрле милләт гаиләләре өчен үз мәдәниятләренең байлыгын күрсәтү, дуслык һәм үзара аңлашу бәйләнешләрен ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек булган.
Россиянең көче - аның күп-төрлелегендә һәм халыклар бер-дәмлегендә. Шулай, чарада рус, мукшы, татар милләтле гаиләләр катнашып үз гаиләләрендә ата-бабаларыннан килгән гаилә иҗаты, мәдәнияты турында сөйләделәр, милли ашлардан авыз иттеләр. Татар гаиләләрен Наилә Амир кызы Ингильдеева кызы Камила белән; Иртуганова Амелия әнисе Изольда Булат кызы һәм әбисе Алимә Загидулла кызы; Эльвира Хәйдар кызы Совешова (мәктәп завучы) кардәше Рамиль белән тәгъдим иттеләр. Мәктәп залы ачык төсләр һәм хуш исләр белән тулган иде. Шул матурлыкта гаиләләр милли киемнәрен горурланып тәкъдим иттеләр: аларның һәрберсе халыкның үзенчәлеген һәм тарихын чагылдырган чын сәнгать әсәре иде. Иртуганова
Амелия татар хатын-кызларының милли киемнәре турында сөйләде, бигрәк калфак белән камзулга туктады. Ингильдеевалар татар милли гореф-гадәтләребез, милли мәдәниятыбыз турында сөйләгәндә гаиләләре күпмилләтле икәнен әйтеп киттеләр. Алар бер-берләренең мәдәниятын баетып, бергә-бергә дус-тату яшиләр. Шул вакыт без тагы да көчле.
Фестиваль өстәлләре яраткан һәм борынгы рецептлар буенча әзерләнгән традицион ризыклар белән дә тулган иде. Хуш исле сыйлар бәйрәмгә тәмле өстәмә генә түгел, ә җылы әңгәмәләр һәм кулинария серләре белән уртаклашу өчен сәбәп тә булды. Амелиянең әбисе Алимә Загидулла кызы белән әнисе Изольда Булат кызы пешергән милли ризыкларыбыз фестиваль өстәлләренең бизәге булды, ә Эльвира Хәйдар кызы пешергән пә-рәмәчләр белән кош телен барысы да яратып ашады.
Программада халык традицияләре турындагы хикәяләр аерым урын алды. Гаиләләр рус, мукшы, татар ата-бабаларының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, һөнәрләре һәм фольклоры турындагы тарихлары белән бик тә теләп уртаклаштылар. Бу илебездә яшәүче мәдәниятләрнең күпкыр-лы дөньясына чуму иде. Руслар, мукшылар белән бергә, Хәйдар кызы Эльвира да татар милли мәдәниятыбыз, якташ язучыларыбыз Фәхрел-Ислам Агеев, Һади Такташ, Абдурахман Абсалямов турында кызыклы ит тереп фестивальдә катнашучыларга сөйләде. Укучылар өлкәннәрнең сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм интерактив элементлар - халык биюләрен өйрәнү, милли уеннар белән танышуда рәхәтләнеп катнаштылар.
Атюрьево мәктәбендә үткән Гаилә иҗаты фестивале гади чара гына түгел, ә мәдәни мирасны буыннан-буынга саклау һәм тапшыру мөһимлегенең якты үрнәге булды. Ул Россия халыкларының бердәмлеге – сүзләр генә түгел, ә бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итүдә, үз тәҗрибәң белән уртаклашырга әзерлектә һәм күршеләр турында күбрәк белергә теләүдә чагыла торган чынбарлык булуын күрсәтте. Мондый вакыйгалар гаилә кыйммәтләрен ныгыта һәм һәркем үзен зур һәм тату гаилә өлеше итеп хис итә торган гармонияле җәмгыять формалаштыруга ярдәм итә.
Наилә НАСЫРОВА















