Бөтенроссия экология акциясе үтте
Ромоданово районы Алтар төп мәктәбе 3 класс укучылары әлеге чарада ел саен катнашалар.
Алар, олылар ярдәмендә кышкы салкынннарда, күз ачып булмаган бураннарда кошларны җим белән сыйлыйлар. Әле алай гына түгел, яңадан-яңа кошлар өчен уңайлы җимлекләр дә ясап агачларга эләләр.
Тагы Кочкурово районы Татар Умыс авылы мәдәният йорты Бөтенроссия экология акциясендә катнашты. Татар Умысында яшәүче балалар рәхәтләнеп ясаган җимлек ләренә кошкайларга җим салганнар. Беренчеләр булып песнәкләр сыйланганнар. Тагы Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбенең 1-4 класс укучылары “Кышын кошларны ашатыгыз!” дип аларны кыш буе ашатырга һәм кошларны ачлыктан коткарырга булганнар.
















