2026 елгы халыкара яшьләр фестиваленә теркәлү башланды
Бишенче февральдә «Россия» милли үзәгендә «Белем» Россия җәмгыятенең «Россия – гаиләләр гаиләсе» («Россия – семья семей») марафоны кысаларында 2026 елгы халыкара яшьләр фестивалендә (МФМ-2026) катнашу өчен теркәлү башланды.
2026 елның иң зур яшьләр вакыйгасы 11 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр Екатеринбургта узачак һәм планетаның киләчәге өчен җа-ваплылыкны үз өстенә алырга әзер булган бөтен дөнья яшьләренең очрашу мәйданчыгы булачак. Теркәлү 30 апрельгә кадәр сайтта булачак (wyffest.com).
МФМ - 2026да 5 мең россияле һәм 35 яшькә кадәрге 5 мең чит ил гражданы катнашачак. Традиция буенча алар санына яшь өлкәннәр генә түгел, 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр дә керәчәк: 500 – Россиядән һәм 500 - чит илләрдән.
«Президент Владимир Путин башлап җибәргән Россия халыклары бердәмлеге елында Халыкара яшьләр фестивале чын-чынлап берләштерүче вакыйга булачак һәм дөньяга илебез мәдәниятенең байлыгын һәм уникальлеген ачык күрсәтәчәк. Фестивальнең төп программасы тәмамланганнан соң, 1000 чит ил кешесе Россиянең 30 төбәгенә Төбәк программасына юл тотачак, шулай ук Абхазия Респуб ликасына да барачак. Без бөтен дөнья яшьләрен Россиядә көтәбез – күпполяр дөньяның киләчәген безнең белән бергә төзергә әзер булган һәркем өчен чиксез мөмкинлекләр илендә», - дип билгеләде Росмолодежь җитәкчесе Григорий Гуров.
Екатеринбургка шулай ук бөтен Россиядән 2 мең волонтер 17 функциональ юнәлештә ярдәм итәчәк: логистикадан һәм аккредитациядән алып делегацияләрне озатып йөрүгә һәм контент булдыруга кадәр. Төп программа тәмамланганнан соң волонтерлар экспедицияләр форматында, төбәк программасы кысаларында, чит ил делегацияләрен озатып йөриячәк.
Волонтерлар корпусына керү өчен кандидатларга 16 яшьтән өлкәнрәк булырга, волонтерлык һәм иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе, югары кызыксыну дәрәҗәсе булырга, чит телләрне белергә, аралашучан булырга, шулай ук командада эшли белергә кирәк. Волонтерлык программасында катнашуга гаризаны Добро. РФ платформасында 2026 елның 31 мартына кадәр бирергә мөмкин.
2026 елгы халыкара яшьләр фестивален оештыручылар - Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Свердловск өлкәсе Хөкүмәте, вакыйга операторы – Бөтендөнья яшьләр фестивале дирекциясе.
Фото: Росмолодёжь
















