Һади Такташ укулары үтте
12 нче февральдә Мордовиябезнең «Педагог 13.» нда татар шигъриятенә нигез салучы Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган «Такташ укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең модераторы - этномәдәни белем бирү лабораториясе мөдире Елена Михайловна Наумова иде.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Педагог 13.ру» җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Мордовия Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Татьяна Васильевна Самсонова чыгыш ясады. Татьяна Васильевна билгеләп үткәнчә, Россия халыклары бердәмлеге елында әлеге конференцияне үткәрү аеруча актуаль. Һади Такташ үзенең әсәрләрендә кеше табигатенең универсаль темаларына кагыла, бу исә педагогларга укучыларда мәдәниятләрнең һәм телләрнең күптөрлелеген хөрмәт итәргә һәм аңларга мөмкинлек бирә, һәр милләтнең кыйммәтен һәм аның гомуми Россия мәдәниятенә керткән өлешен ассызыклый, ди.
Спикерлар һәм тыңлаучылар сыйфатында туган телләр һәм әдәбият педагоглары, тарих укытучылары, китапханәләрнең методик-библиографик бүлекләре белгечләре, фән укытучылары, Мордовия Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре (Татарстан Республикасы, Пенза өлкәсе) мәгариф оешмаларының укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарлары – барлыгы 35 кеше катнашты.
Барыбызга да шатлыклы факт буларак шуны әйтәсе килә: яшь белгечләребез әлеге чараларда теләп катнашты. Шулай, якташ язучыбыз биографиясе һәм иҗаты турында, балалар әдәбиятында Һади Такташ роле, укучыларга язучы турында белем биргәндә методик алымнар һәм башка темаларны яктыртып, Татарстан, Пенза өлкәсе белгечләре белән бергә, А.С.Пушкин музее милли секторы белгече Ал-су Рашид кызы Тумпарованың «Мордовиядә туган язучыларыбыз» темасын як тырткан тирән мәгънәле чыгышы кызык булды.
Татарстан Рес-публикасы Бугульма шәһәре 2нче лицее директоры урынбасары Гульнара Флурис кызы Нев-метулина «Татар балалар әдәбияты үсешендә Һади Такташның роле», күрше Пенза өлкәсе Каменка районы Кикино урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алмаз Рафаэль улы Акҗегитов «Һади Такташ һәм аның иҗаты» ту-рында тирән мәгълумат белән уртаклаштылар. Тагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе Альфия Фатих кызы Муртазинаның, Рузаевка районы Татар Пеш-ләсеннән Сания Спартак кызы Саляеваның, Кадошкино районы Латышовка мәктәбеннән Светлана Равил кызы По-ташованың Хади Такташны мәктәптә өйрәнү темаларын яктыртып педагогик тәҗрибәләре белән уртаклашу билгеләнгән иде.
Елена Михайловна Наумова «Такташ укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференция се турында болай ди:
- ... «Такташ укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе эч-тәлекле үтте. Без максатыбызга ирештек: методик акцентлы элеге ди-станцион элементлы очрашу укытучыларыбыз хезмәтендә практик ярдәм булачак. Мин үзем әрзә милләтеннән булуыма карамастан, Торбеево районы Һади Такташ туган авылы Сыркыды музей-йортыннан Равилә Алим кызы Коновалова алып барган видео-сәяхәте бик кызыклы һәм киләчәктә куллану өчен бай материал ишеттем. Торбеево районы китапханәсе белгече Елена Викторовна Кемешева эчтәлекле чыгышында якташыбыз турында китапханәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Наилә НАСЫРОВА
















