Бердәм булыйк, бергә булыйк!
Ләмберә авылының «Алмаз» мәдәни үзәгендә Россия халык-лары бердәмлеге елына багышланган тантаналы чара узды.
Төрле милләт вәкилләре бер-берсенә тагын да якынаерга һәм үз тамырларын искә төше-рергә җыелганнар.
Чарада Ләм-берә районы Пензятка урта мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе булып хезмәт иткән Диана Раиль кызы Адюкова «Татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре» нотыгы белән чыгыш ясады.
“Мондый очрашулар безнең төрле булуыбызны раслый, ләкин без бергә. Безнең көчебез дә шунда!” - чарада катнашучыларның барысы да шундый нәтиҗәгә килгән.
















