Әссәламүгаләй күм, хөрмәтле дин кардәшләр, газиз милләттәшләр, ватандашлар!
Әлхәмдүлилләһ! Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә, сезнең белән, насыйп кылды тагы бер Рамазан шәриф аен каршы алырга!
Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кә- римдә болай боера: «Сездән элек килеп киткән милләтләргә фарыз кылынган кебек ук, Рамазан уразасы фарыз кылынды».
Уразалы  мөселманнар  өчен шушы газиз айның һәрбер ифтар кичәсе бәйрәм сымак, диде пәйгамбәребез Мөхәммәд (са-лаллаһу галәйһи вәсәлләм).

 

Ал-лаһның тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәргә тырышлык куябыз: иманнарыбыз ныгытыла, рухи байлык, көч һәм куәт арта һәм дөньяда тагы да яшисе килә, күп эшләр эшлисе килә - гади халыкка, дәүләткә файда китерәсе килә!

Ләкин, тагы да Аллаһы Тәгаләгә бер төрле гыйбәдәт кылу төре турында сезгә әйтәсем килә: «Аллаһ юлында халыкка хезмәт итү үзе бер гыйбәдәт.» Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам болай дигән: «Кем халыкка якын, ул Аллаһка якын...» Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай үзенең «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» шигырендә дә шул ук фикерне шигъри юлларга салып язган.
Хөрмәтле дин кардәшләр, ки- ләсе айларның солтаны - Рамазан шәриф ае мөбарәк булсын! Аллаһы Раббыбыз ураза, таравих намазлар, зәкәт, нәфел сәдакалар һәм кешеләргә яхшылык белән тыелу аркылы бөтен гөнаһларыбызның кичерелүенә сәбәп әйләсен!

Ил - көннәребездә тынычлык һәм иминлек булсын! Дәүләт җитәкчеләребезгә: мөхтәрәм Президентыбызга, Мор-довия Республикасы Главасына, ватанпәрвәрләребезгә Аллаһы Тә галә дәүләт белән сәяси идарә итүдә зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык һәм сабырлык бирсен! Бөек дәрәҗәгә ирешкән фәлсәфә, шәригать гыйлемнәрендә, дәүләт сәясәтендә зур уңышларга ирешкән шәхес - Абу Хамид Әл Газали болай әйткән: «Дәүләт һәм дин бертуган шикелле. Дин - кануннарга төзелеп нигезләнгән дәүләттә генә иркәләнеп тарала һәм үсешен арттыра алала.»
Махсус хәрби операция мәй-даннарында вафат булган дин кардәшләребезгә - батырларыбызга, каһарманнарыбызга, пәһ- леваннарыбызга Аллаһы Тәгалә шәһидләр савабын бирсен, иманнарын ахирәт сәфәрендә юлдаш кылсын, тереләр арасында аларның исемнәре мәңге данлы булсын.

 

 

Рафаэль-хазрәт МАНЮРОВ,
Мордовия Республикасында Россия Федерациясе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тулы хокуклы вәкиле