Мордовия укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрвакыт ярдәм итеп торалар.
Шулай, Кадошкино районы Латышовка мәктәбе укучылары да махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау открыткалары яздылар. Бу инициатива ярдәм күрсәтү ысулы гына түгел, бәлки балалар өчен авыр вакытларда патриотизм һәм бердәмлекнең мөһимлеген аңлау мөмкинлеге дә булды. Һәр открытка - ул ихлас рәхмәт һәм ярдәм сүзләре. Балалар үзләренең хыяллары белән уртаклаштылар, матур рәсемнәр ясадылар һәм җылы теләкләр яздылар, хатлары илебезне саклаучыларның рухын күтәрер дип өметләнделәр. Шундый гади, ләкин шундый мөһим ишарәләр безгә бер-беребезгә ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерә. Шулай ук 23 февраль датасына багышлап мәктәптә строй һәм җыр смотры - якты, бердәм, армиядегечә үткән. Чара чын патриотлык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелгән. Егетләр «Без бергә булганда - без көчле!» дигәнен исбат иттеләр.
Тагы Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбендә «Солдатка хат» акциясе һәм СВО сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыю узды. Укучылар безнең солдатларга хатлар яздылар. Күп кенә хатларда, яхшы сүзләрдән тыш, рәсемнәр, шигырь юллары һәм изге теләкләр дә бар иде. Хатлары үз адресатларын табар һәм һәр юл безнең уртак эшебезгә -җиңүгә хезмәт итәр дип өметләнәбез. Гуманитар ярдәм җыю акциясен балалар һәм аларның ата-аналары зур энтузиазм белән кабул иттеләр һәм анда актив катнаштылар. Россия армиясе сугышчылары өчен акция вакытында барлык кирәкле әйберләр җыелган иде. Ватанныбызны саклаучыларга мондый ярдәм күрсәтү бик мөһим. Солдатларның сугышчан рухын ныгыту мөһим, чөнки синең Ватаныңның, илеңнең һәм синең туган кешеләреңнең сине хәтерләвен белү һәрвакыт күңелле булачак!

Н.ХӘЛИЛ